ТАТ РУС ENG

Чиләбедә Тукайга һәйкәл куелачак


Чиләбедә танылган сынчы Виктор Митрошин татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл проекты өстендә эшли. Һәйкәлгә Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы заказ биргән. Конгресс Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова эскизны хуплаган.

— Яшермим: иҗат газаплары кичердем, ләкин образ динамикалы килеп чыкты дип уйлыйм, — дип сөйли Виктор Митрошин. — Бу сында металлург та түгел, табиб та түгел, ә шагыйрь гәүдәләнгәне әллә каян күренеп тора. Шагыйрьнең фотосурәтләренә карап ясадым. Аны милли баш киемендә һәм кәзәкидә сурәтләдем.
Тукайның бронза сыны Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан яки Төркиядә кебек биек нигездә түгел, ә тәбәнәгрәктә урнаштырылачак. Тукай сыны тирәсен яшел пыяла һәм корычтан ясалган унике метрлы ике каен бизәп торачак. Хәзерге вакытта һәйкәлне шәһәрнең кайсы урынында кую мәсьәләсе хәл ителә. Һичшиксез, ул Чиләбенең бизәге булыр дип көтелә.

 

 

mediazavod.ru


Комментарий язарга


*