ТАТ РУС ENG

Дәрвишләр бистәсендә Тукай бәйрәме


2013 елның 25 апрелендә Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Сәед-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 127 ел тулуга багышлап, “Тукай йолдызлыгы” исемле концерт программасы узачак. Анда Дәрвишләр һәм якындагы Киндери бистәләрендәге мәктәпләрдә белем алучы укучылар үзләренең җырга, биюгә сәләтен, сәнгатьле уку осталыгын күрсәтәчәк. Җиңүчеләрне төрле номинацияләр буенча “Ялкын” республика балалар журналы редакциясе билгеләячәк.


Комментарий язарга


*