ТАТ РУС ENG

Тукай каберенә чәчәкләр салдылар


15 апрель — Г.Тукайны искә алу көнендә, һәр елдагыча татар җәмәгатьчелеге шагыйрьнең Казанда Яңа Татар бистәсе зиратындагы каберенә чәчәкләр салды. Инде озак еллардан бирле Тукай кабере янына күренекле дәүләт эшлеклеләре, сәнгать әһелләре, студентлар һәм әдипнең иҗатын үз иткән гади халык җыела. Габдулла Тукай — үзе исән чагында ук халык шагыйренә әверелгән сирәк әдипләребезнең берсе. Аның иҗаты төрле милләт вәкилләрен дулкынландыра, сокландыра, ә ул үткән кыска тормыш юлы исә тирән уйга сала.

tukay

Татар әдәбиятын Г.Тукай иҗатыннан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Аңа татар милли поэзиясенә нигез салучы һәм классик стильне тудыручы итеп карыйлар. Тукай — үз иҗаты аша милли әдәбиятта яңа үрләр ачкан шагыйрь. Тукайны еш кына русның бөек шагыйре А.Пушкин белән чагыштыралар. Пушкин рус әдәбиятында нинди эз калдырган булса, Тукай да татар әдәбиятында шундый ук уңышларга ирешкән.

tukay-mogila

Мәгълүм булганча, әдип якты дөньяда нибары 27 ел гына яшәп кала. Иҗатының чәчәк аткан чорында — 1913 елның 15 апрелендә аның йөрәге тибүдән туктый. Шагыйрь белән хушлашырга бөтен диярлек Казан халкы җыела. Бу көнне шәһәр һәм авыл мәдрәсәләрендә укулар туктатыла. Газет-журнал редакцияләре кайгы уртаклашу телеграммалары белән тула. Рус һәм чит ил басмалары да татарның талантлы улының иҗатына игътибар күрсәтә башлый.

tukay-mogila

Ш.Абдюшев фотолары

 

15 апрель көнне Г.Тукайның әдәби музеенда шагыйрьнең «Халык әдәбияты» дигән лекциясе дә укылды. Нәкъ 100 ел элек «Шәрык» клубында танылган татар шагыйре Габдулла Тукай әлеге данлыклы, хәзерге вакытта да актуальлеген җуймаган, татар фольклорына багышланган лекциясен укый. Бу чыгыш Тукай үзе исән чагында ук киң резонанс ала. Биредә шагыйрь музыка, филологиягә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрә. Халыкның музыка-җыр йолаларын, профессиональ сәнгатьнең үсеш юлларын барлый, фольклор теленең бай булуына басым ясый. Тукай өчен фольклор — илһам чыганагы. XX гасырның татар әдәбиятында «халык» һәм «шагыйрь» төшенчәләрен бердәй күргән Г.Тукай кебек әдипне табуы җиңел түгел, ди галимнәр.


Комментарий язарга


*