ТАТ РУС ENG

Драматург һәм шагыйрь Хәй Вахит тууына 105 ел тула

20 декабрьдә драматург һәм шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Хәй Вахит тууына 105 ел тула.

Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Габделхәй Каюм улы Вахитов 1918 елның 20 декабрендә Татарстанның хәзерге Биектау районы Мәмдәл авылында туа. Казанда театр техникумында һәм музыка училищесында белем ала. Республика җыр-бию ансамблендә җырчы булып эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң консерваториягә керә, Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайта.

Хәй Вахит үзенең драма әсәрләре, музыкаль комедияләре белән таныла. Аның «Беренче мәхәббәт» (1960), «Рәхим итегез!» (1961), «Кайда соң син?» (1963), «Карлыгач канат кага» (1965), «Соңгы хат» (1966), «Күк капусы ачылса» (1967), «Туй алдыннан» (1969), «Мәхәббәтең чын булса» (1972), «Давыл» (1973), «Ике килен-килендәш» (1976), «Ялгышасың, Нәзирә!» (1976), «Оныта алмасаң нишләрсең» (1977) һ.б. кебек пьесалары 1960-70нче елларда татар театрларында гөрләп бара. 1960 елда «Беренче мәхәббәт» драмасы буенча Казанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган спектакль өчен ул һәм режиссер Рәфкать Бикчәнтәев Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Хәй Вахит 1978 елның 7 июлендә Казанда вафат була.

Комментарий язарга


*