ТАТ РУС ENG

Галим Таһир Гыйлаҗевның «Тукай гыйльмияте» китабы чыкты

Фотода: Әдәбият галиме Таһир Гыйлаҗев. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МАФотода: Әдәбият галиме Таһир Гыйлаҗев. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА

КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, әдәбият галиме Таһир Гыйлаҗевның «Тукай гыйльмияте» дип исемләнгән китабы дөнья күрде.

Яңа китап киң җәмәгатьчелеккә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинның 100 еллыгына багышланган «Моңлы саз чыңнары» кичәсендә тәкъдим ителде. Бу китапның бер өлеше Ибраһим Нуруллин эшчәнлегенә багышланган.

«Тукай исеме белән бергә аның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгән галим Ибраһим Нуруллинның мирасын телгә алмый мөмкин түгел. Китапның зур өлеше Тукай фәненең барлыкка килү тарихын, төп сыйфатларын чагылдыра. Шулай ук күренекле галимнәрнең Габдулла Тукай иҗатын гыйльми күзаллаулары, фәлсәфи карашлары өйрәнелә», – диде Таһир Гыйлаҗев музейда узган кичәдә. Аның үзенең Тукай иҗаты турындагы беренче мәкаләсе 1998 елда «Фән һәм тел» журналында басылып чыккан булган. «Димәк, мин гомеремнең 25 елын Тукайга багышлаганмын», – ди галим.

«Татар халкы кайгыда да, шатлыкта да Габдулла Тукай иҗатына мөрәҗәгать итә. Ул – безнең таянычыбыз», – диде Таһир Гыйлаҗев.

 

24.04.2023. Зилә Мөбәрәкшина, «Татар-информ» МА

Комментарий язарга


*