ТАТ РУС ENG

Әхсән Фәтхетдинов истәлегенә багышланган күргәзмә

 


2013 елның июль аенда Татарстанның Түбән Кама шәһәр музеенда республиканың Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әхсән Фәтхетдинов хезмәтләре күргәзмәсе оештырылды. Ул Татарстанның халык рәссамы, сынчы, агачка уеп ясау остасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Түбән Кама шәһәре мактаулы гражданины Әхсән Фәтхетдиновның якты истәлегенә багышлана.
Бер ел элек Әхсән Фәтхетдинов арабыздан китте, әмма ул үзеннән соң бик зур иҗади мирас калдырды, хәзерге вакытта аның сынлы сәнгать әсәрләре Түбән Кама шәһәр музеенда саклана.
Күргәзмәдә рәссамның төрле жанрларда башкарылган 36 нәкыш әсәрләре урын алган. Алар арасында — “Габдулла Тукай”, “Экология” циклыннан икешәр хезмәт, калганнары — “Саклагычлар” монументаль циклыннан. Бу әсәрләр рәссамның тормыш мәгънәсе, мәңгелек кыйммәтләр, кешелек һәм тереклек, әйләнә-тирә турындагы уйланулары нигезендә туган.
Күргәзмәне мәктәп укучылары, Түбән Кама шәһәрендә яшәүчеләр һәм кунаклар зур кызыксыну белән карый. Шулай ук рәссамның туганнары һәм якыннары да музейга килгән.
Әхсән Фәтхетдинов исеме Түбән Кама ягы белән тыгыз бәйләнгән. Ул шәһәрдәге күп кенә биналарны бизәүдә катнашкан кеше. Мисал өчен, музыка училищесы, энерготөзелеш техникумы, аэропорт, “Кама” кунакханәсе, аттракционнар паркы, “Әкият” кафесы, балалар бакчалары һ.б. Әхсән Фәтхетдинов хезмәтләре Татарстан, Россия һәм чит ил музейлары һәм күргәзмә залларында саклана.

 

e-nkama.ru


Комментарий язарга


*