ТАТ РУС ENG

Екатеринбургта Тукай һәйкәле барлыкка киләчәк

Фото: tatur.tatarstan.ruФото: tatur.tatarstan.ru

24 июньдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Екатеринбург шәһәрендә булды. Биредә ул Габдулла Тукай исемендәге скверга да барды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Екатеринбургта Тукай скверы 2024 елда пәйда булган иде. Ул шәһәрнең Югары Исет районында Шейнкман урамындагы 19нчы торак йорт янында урнашкан. Янәшәдә генә – сәүдәгәр Агафуровлар исемендәге сквер һәм Бертуган Агафуровлар йорты. Бу – шәһәрнең татар бистәсе, биредә татар милли-мәдәни җәмгыятенең күп кенә объектлары урын алган.

Васил Шәйхразыев, шулай ук Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов һәм «Урал татарлары» оешмасы рәисе Суфия Тәминдарова Тукай исемендәге яңа скверны карап, киләчәктә шагыйрьгә бюст кую мәсьәләсе турында фикер алышты. Аны Габдулла Туканың 2026 елда билгеләп үтеләчәк 140 еллыгына ачу планы бар.

Татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның (1886-1913) иҗаты Татарстан, татарларның гына түгел, ә бөтен төрки дөнья мәдәнияте өчен зур әһәмияткә ия. Екатеринбургта аңа бюст куелу Свердловск өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында мәдәни бәйләнешләрне ныгытыр, күренекле шагыйрьнең истәлеген скларга ярдәм итәр дип көтелә.

 

24.06.2025. Tatur.tatarstan.ru

 

Комментарий язарга


*