ТАТ РУС ENG

«Әкият» театры «Кәҗә белән сарык» әкиятен уйнаячак


2012 елның 24 июнендәге Казандагы “Әкият” Татар дәүләт курчак театры 78 нче иҗат сезонын яба. Бу көнне театрның зур залында Равил Бохараев пьесасы буенча “Апушның тылсымлы төшләре”, ә кече залда Гөлшат Зәйнәшеваның “И, Кызык Шүрәле!” спектакльләре күрсәтеләчәк.
Билгеле булганча, 2012 елның 1 мартында “Әкият” өр-яңа бинага күченде. Киләсе 79 нчы сезон да яңа кызыклы сәхнә әсәрләренә бай булыр дип көтелә. Артистлар сезонны сентябрьдә Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкияте буенча куелган спектакль премьерасы белән ачарга вәгъдә итә.


Комментарий язарга


*