ТАТ РУС ENG

«Әкият» театры милли драматургия традицияләрен саклый


2012 елның 6–11 ноябрендә Казанның “Әкият” Татар дәүләт курчак театры Уфада “Театрлы Идел буе” Идел буе федераль округы фестивалендә катнашты.
Фестивальдә шулай ук Самара, Пенза, Оренбург, Ижау, Чиләбе, Чабаксар, Чаллы, Ульян һәм Уфа театрлары да үзләренең спектакльләрен тәкъдим итте.
“Әкият” театры Равил Бохараевның “Апушның тылсымлы төшләре” спектаклен күрсәтте. Татар шагыйре Габдулла Тукайның “Су анасы” һәм “Шүрәле” әсәрләре буенча язылган әлеге пьеса инде 20 елдан артык “Әкият” сәхнәсеннән төшми.
Спектакльнең режиссеры — Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Людмила Дьяченко, рольләрне Татарстанның халык артистлары Наталия Егорова, Александр Карпеев, Татарстанның атказанган артистлары Эльвира Гыйлемханова, Данил Үтәшев, Сергей Кузнецов, театр артистлары Татьяна Сорокина, Алсу Хәйсарова башкара.
Әлеге спектакль белән чыгыш ясаган “Әкият” театры милли драматургия традицияләрен саклаган өчен фестивальнең махсус бүләгенә лаек булды.

ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте


Комментарий язарга


*