ТАТ РУС ENG

“Әниләр” мәчете шигърият бәйгесенә чакыра


Апрель ае республикабызда гына түгел, татарлар яшәгән һәр төбәктә дә шигърият ае – Тукай ае буларак билгеле. Дин әһелләре, мәчет-мәхәлләләр дә әлеге шигърият аена үз өлешләрен кертеп килә. Шушы ай кысаларында 2012 елның 29 апрелендә Казан шәһәренең “Әниләр” мәчетендә “Ислам шигърияте” дип исемләнгән бәйге үтәчәк. Әлеге бәйгедә 5 яшьтән алып 12 яшькә чаклы балалар катнашачак. Мәчетнең имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Әдһәмов: “30-60 лап бала катнашыр дип көтелә. Бәйге турында социаль челтәрләрдә игълан бирелде, гариза бирүчеләр саны да көннән-көн арта бара”, – дип билгеләп үтте.

Катнашучыларның сәләтләрен  Россия ислам университеты укытучылары, республикабызның иҗат әһелләре бәялиячәк. Бәйгедә катнашырга теләкләре булган һәркем “Әниләр” мәчетенә 277-93-78 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала.


Комментарий язарга


*