ТАТ РУС ENG

Әстерханда Габдулла Тукайга һәйкәл ачыла


2013 елның 27 маенда Әстерхан шәһәрендә тантаналы төстә татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак. Һәйкәл шәһәрнең Адмирал Нахимов һәм Александров урамнары киселешендәге бакчада урнашкан. Татар шагыйре һәйкәлен Әстерханга Татарстан Республикасы бүләк итә.
Билгеле булганча, XIX гасыр азагы XX гасыр башында яшәп иҗат иткән шагыйрь Әстерханда 1911 елның яз азагында кунак булып киткән. Бу тарихи вакыйга хатирәләрен Әстерхан татарлары әле кадерләп саклый. 

Әстерханда Габдулла Тукай һәйкәле куелачак бакча

 

astrakhanfm.ru


Комментарий язарга


*