ТАТ РУС ENG

Әстерханда Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды

 


2013 елның 27 маенда Әстерханда җирле татар халкы көтеп алган вакыйга булды. Элеккеге татар бистәсендә татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Тантанада Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

“Дуслык” җирле иҗтимагый оешмасы соравы буенча, ТР Президенты ярдәме белән Әстерхан җирендә татар шагыйренә монумент һәм матур сквер ясалган. Бәйрәмгә бик күп кеше – татар җәмгыяте активистлары һәм төрле милләт вәкилләре җыелган.

Александр Жилкин һәм Фәрит Мөхәммәтшин кызыл тасманы кисеп, шагыйрь һәйкәлен каплап торган җәймәне алдылар. Скульптура композициясе идеясе — Бакый Урманченеке, аны рәссамның укучысы Владислав Авдеев тормышка ашырган. Сын Казанда предприятиедә бронза белән йөгертелгән.

Җыелганнарны сәламләп, Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин, изге эштә — милли татар шигърияте классигына яңа һәйкәл куюда катнашкан өчен, ТР җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.
Әстерхан халкын, кунакларны һәм тантанада катнашучыларны котлап, Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, ул монда, милли мәдәниятне саклау буенча актив эшләүләре өчен, Әстерхан татарларына рәхмәт әйтергә килгән. “Өлкә һәм шәһәр җитәкчелегенә, һәйкәлгә сайланган урын өчен, рәхмәт. Минемчә, монда, үз тарихына тагын бер тапкыр күз салып, тамырларга әйләнеп кайтыр, бөек Тукай шигырьләрен уку өчен, яшьләр һәм ветераннар җыелыр”.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләгәнчә, Татарстан белән Әстерхан өлкәсе икътисад һәм гуманитар өлкәләрдә элеккеге нык элемтәләргә ия. Ул, “Дуслык” татар мәдәни җәмгыятенә Сабантуйны уздырырга җир биреп торган өчен, өлкә җитәкчелегенә рәхәтен белдерде.
“Без, иң хөрмәтле һәм кадерле кунакларны чакырыр өчен, Әстерханның Сабантуй мәйданын Татарстан ярдәме белән тагын да уңайлы һәм матуррак итәрбез”, — диде ул.
Төбәкара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле үсешендә катнашкан һәм милләтара дуслыкны ныгытуга зур өлеш керткән өчен, Фәрит Мөхәммәтшин “Әстерхан өлкәсе алдында казанышлары өчен” ордены медаленә лаек булган. Аңа бүләкне төбәк башлыгы Александр Жилкин тапшырды.

Тукай һәйкәле алдында Татарстанның халык шагыйрьләре Ренат Харис һәм Равил Фәйзуллин шигырьләрен укыдылар. Тантана бәйрәм концерты белән дәвам итте.

Шулай ук чарада Әстерхан өлкәсе Думасының беренче урынбасары, “Дуслык” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әнвәр Алмаев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, Әстерхан өлкәсе халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләр министры Денис Афанасьев, Әстерхан мэры Михаил Столяров катнашты.

Шул ук көнне Фәрит Мөхәммәтшин җирле татар җәмгыяте активистлары белән очрашты. Ул, Әстерхан өлкәсендә милли мәдәниятне саклауга зур өлеш керткәне өчен, Әнвәр Алмаевка рәхмәтен белдерде. Парламент башлыгы Татарстанның социаль-икътисади үсеше, Универсиадага әзерлек, ул җитәкләгән Татарстан Халыклары ассамблеясе эшчәнлеге турында сөйләде. Очрашу соңында Дәүләт Советы Рәисе Әстерхан өлкәсе татар җәмгыятенең иң актив вәкилләренә ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 gossov.tatarstan.ru, tatar-inform.ru

И.Мөхәммәтҗанов фотолары


Комментарий язарга


*