ТАТ РУС ENG

Әстерханда Тукай бакчасын төзекләндерәләр

 


2012 елның көзендә Әстерхан шәһәренең Адмирал Нахимов һәм Александров урамнары киселешендә татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелачак бакчаны төзекләндерү буенча эшләр башланып китте. Сентябрь башында Әстерхан өлкәсе Думасы депутатлары җирле “Дуслык” татар милли мәдәнияте җәмгыяте вәкилләре белән бакча территориясен картайган агачлардан чистартты. Янәшәдәге йортларда яшәүчеләр бакчаның яңартылуы турында ишеткәч, балалар белән ял итү урыны булачак дип бик шатланды. 

“Иң мөһиме – яшеллек күп булсын”, — дип теләкләрен җиткерде Совет районында яшәүче бер ханым Әстерхан өлкәсе Думасы рәисе урынбасары Әнвәр Алмаевка. Ә ул исә әстерханлыларга төзекләндерү эшләре тәмамлангач, Тукай бакчасы нинди булачагы турында сөйләде: “Бакча уртасында Габдулла Тукайга һәйкәл куелачак. Аның тирәсендәге юллар төзекләндерәчәк, клумбалар утыртылачак, эскәмияләр куелачак, яңа уен мәйданчыклары урнаштырылачак, бакча яхшылап яктыртылачак”. 

Бүгенге көндә инде бер миллион сум акча җыелган. Тагын алты миллион таләп ителә. Саллы гына сумма, шулай да оештыручылар Тукай бакчасы инде быел яңартылыр дип өметләнә.

 

astroblduma.ru

Комментарий язарга


*