ТАТ РУС ENG

Әстерханда Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар

Фото: tatar-congress.orgФото: tatar-congress.org

26 майда Әстерхан шәһәренә килгән Татарстан делегациясе Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды. 27 майда Әстерхан өлкәсе Идел буе районының Три Протока – Җәмәле татар авылында XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе үткәрелә.

Татарстаннан Сабан туена дип килгән дәүләт, мәдәният һәм сәнгать әһелләре беренче чиратта Әстерхандагы Габдулла Тукай һәйкәле янына барды. Бу һәйкәл Әстерханның элеккеге татар бистәсендә җирле «Дуслык» татар мәдәни җәмгыяте тәкъдиме һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән 2013 елда куелган иде.

 

26.05.2023.

Комментарий язарга


*