ТАТ РУС ENG

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы иҗади бәйге оештыра

Фото: © «Татар-информ», Солтан ИсхаковФото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

22 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы «Тукай төрле телләрдә» Республика сәнгатьле укучылар бәйгесен оештыра.

Бәйгенең Нигезләмәсендә язылганча, Татарстанның Әтнә районы Әтнә авылында урнашкан техникумда уздырылачак бәйгедә республиканың һөнәри белем бирү оешмаларында укучы I-II курс студентлары катнаша ала. Аларга Габдулла Тукай шигырьләрен татар, рус һәм инглиз телләрендә сәнгатьле итеп укырга тәкъдим ителә.

Әлеге мәдәни чара татар шагыйре Габдулла Тукайның 138 еллыгына багышлана һәм иҗади яктан сәләтле яшьләрне барлау, милли әдәбиятны таныту, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатын тота.

 

11.04.2024.

Комментарий язарга


*