ТАТ РУС ENG

Фатих Әмирханга багышланган кичә

 


2016 елның 19 февралендә 14.00 сәгатьтә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда татар әдәбиятының классигы – күренекле прозаик, драматург, публицист, тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 130 ел тулуга багышланган “Юллар чатында” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була.

Бу әдәби кичәнең Габдулла Тукай әдәби музеенда узуы очраклы түгел. Фатих Әмирхан халык шагыйре Габдулла Тукайның иң якын дусларыннан берсе булган. Бу ике шәхеснең тормышында һәм иҗатында уртаклык күп. Икесе дә бер үк елда туган, икесе дә мулла малае. Иманга тугрылык, милләткә мәхәббәт – һәр икесенең асыл сыйфатлары. Язмышлары аяныч, фаҗигале: берсенең аякларын паралич сукса, икенчесе өметсез, дәвага бирешмәс үпкә чиренә дучар була. Шул ук вакытта табигать аларга искиткеч иҗади көч биргән. Берсе – татарның бөек шагыйре, икенчесе классик әдип сыйфатында мәйдан тота. Алар үзләре исән чагында ук милләтнең йөзек кашлары буларак таныла.

Татарстан Милли музее фондында татар мәдәниятенең күренекле шәхесләре белән бәйле тупланмалар саклана. Алар арасында татар әдәбиятының классик язучысы Фатих Әмирханның мемориаль тупланмалары аерым урын алып тора. Кадерле ядкарьләр арасында язучы белән бәйле документлар, аның шәхси әйберләре, гаиләсе белән бәйле тормыш-көнкүреш предметлары, язучының үзе исән чагында дөнья күргән китаплары, кулъязмалары һәм фотосурәтләре бар. Алар арасында “Хәят” повестының 22 дәфтәрдән торган кулъязмасы зур кызыксыну уята. Аларны шушы кичә кысасында төзелгән күргәзмәдә күрергә мөмкин булачак.

Г.Тукай әдәби музее


Комментарий язарга


*