ТАТ РУС ENG

Фәрит Яруллинның 100 еллыгына


2014 елның 15 мартында Казанның М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында “Шүрәле” балеты күрсәтелә. Спектакль шушы балетка көйне иҗат иткән татар композиторы Фәрит Яруллинның (1914-1943) тууына 100 ел тулуга багышлана.

Казан сәхнәсендә “Шүрәле”не заманында хореограф Леонид Якобсон куйган, хәзер ул Владимир Яковлев редакциясендә башкарыла. Спектакльдә театрның солистлары һәм артистлары чыгыш ясаячак. Алар арасында – Халыкара бәйгеләр һәм премияләр лауреаты Кристина Андреева (Сөембикә ролендә), Антон Полодюк (Былтыр), Халыкара бәйгеләр лауреаты Олег Ивенко (Шүрәле), Россия Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган артисты Нурлан Канетов (Шайтан) бар. Дирижер – Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Васильев.

Татар шагыйре Габдулла Тукай әсәре һәм татар фольклорына нигезләнеп иҗат ителгән балетның премьерасы 1945 елның 12 мартында була. “Шүрәле” балеты Советлар Союзында да, чит илләрдә дә танылу таба. Аны СССРның барлык эре театрлары диярлек сәхнәләштерә (Мәскәү, Ленинград, Киев, Харьков, Одесса, Львов, Рига, Таллин, Ташкент, Алма-Ата, Дүшәмбе, Уфа, Чиләбе, Сарытау, Горький, Улан-Удэ, Новосибирск), шулай ук чит ил театрларында – Болгария, Румыния, Чехословакия, Польша, ГДР, Албания, Монголия, Мексикада куела.

Фәрит Яруллинның үзенә балетның тамашачы алкышлауларына күмелүен күрергә насыйп булмый: 29 яшьлек композитор, Кызыл Армия лейтенанты 1943 елның 17 октябрендә Белоруссия өчен сугышларда һәлак була.

kazan-opera.ru


Комментарий язарга


*