ТАТ РУС ENG

Фирганәдә Тукай кичәсе узды

 6.12.2011


Декабрь ае башында Фирганә өлкәсенең “Сафия” татар мәдәни үзәге бөек татар шагыйре Габдулла тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрде.
Әлеге чара төрле милләт вәкилләрен, олысын да, кечесен дә бер залга җыйды. Өлкә китапханәсенең кичә оештырылган актлар залында алма төшәрлек тә урын юк иде.
Юбилей кичәсе программасының төп өлешен Гөлфия Кәшипова җитәкчелегендәге “Күбәләгем” фольклор ансамбле коллективы чыгышы алып торды. Тукай шигырьләре, аларга язылган җырлар белән үрелеп барган программа эчтәлекле һәм кызыклы булуы белән истә калды. Кичәдә Тукай шигырьләре рус телендәге тәрҗемәдә дә яңгырады.

tatar-inform.ru


 

Комментарий язарга


*