ТАТ РУС ENG

Г.Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең мемориаль тупланмасы каталогы тәкъдим ителә

 


2012 елның 26 декабрендә Казандагы Г. Тукайның әдәби музеенда «Ядкярләрдә — Тукай рухы» Татарстан Республикасы Милли музее җыелмасында татар халык шагыйре Габдулла Тукайның мемориаль тупланмасы каталогын тәкъдим итү кичәсе була.
2011 елда Татарстан һәм Россия күләмендә татар шигърияте классигы Габдулла Тукайның 125 еллык юбилее билгеләп үтелде. Бу бәйрәм кысаларында халыкара семинарлар, фәнни симпозиумнар, әдәби кичәләр узды, күргәзмәләр эшләде. Бу каталогны тәкъдим итү – әлеге датага багышланган чараларның соңгысы.
Музейның күптөрле җыелмалары арасында татар мәдәнияты әһелләренең, шул исәптән татар халык шагыйре Габдулла Тукайның мемориаль әйберләреннән торган шәхси тупланмалар фонды аерым урын били.
Хәзерге вакытта музейда сакланучы Г.Тукай мирасы зур фондны тәшкил итә. Болар — шагыйрьнең шәхси ядкярләре, үзе исән чакта дөнья күргән басмалары, фотосурәтләре һәм фотооткрыткаларының төп нөсхәләре һ.б.
Музей каталогын нәшер итү – музей тормышы өчен мөһим вакыйга. Ул музей белгечләренең зур хезмәтен, архивларда эзләнүне, махсус әдәбият өйрәнүне, галимнәр белән киңәшеп эшләүне таләп итүче музей экспозициясен төзү белән тиңләштерерлек эш.
Кичәдә каталогны чыгаруда зур хезмәт куйган музей һәм нәшрият хезмәткәрләре, мәдәният һәм иҗат әһелләре, шулай ук киң җәмәгатьчелек катнаша, дип хәбәр итә ТР Милли музее редакция-нәшрият бүлеге – матбугат үзәге. 

tatar-inform.ru


 

Комментарий язарга


*