ТАТ РУС ENG

Г. Тукай ис. Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе ачыла

WhatsApp-Image-2018-10-05-at-11.34.39-500x375

КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Г. Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе эшли башлый. Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең киңәюе нәтиҗәсендә, аның исеме Г. Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе дип үзгәртеләчәк. Бу хакта узган матбугат конференциясендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.

«Республикабыз хөкүмәте заказы белән без быел өстәмә рәвештә 125 бала кабул иттек. Боларның 75е көндезге бүлеккә, 50се читтән торып уку бүлегенә кабул ителде. Көндезге бүлеккә без «Математика һәм информатика», «Тарих һәм җәмгыять белеме», «Музыка һәм өстәмә белем бирү» дигән белгечлекләргә кабул итү оештырдык. Читтән торып уку бүлегенә «Балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныф укытучылары» дигән белгечлеккә кабул итү оештырылды. Әлеге кабул ителгән балалар киләчәктә уку йортын тәмамлап, ике телле укытучылар булып чыгачак, – дип белдерде Рәдиф Рифкать улы. – Шушы уңайдан университетыбыз җитәкчелеге карары белән Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология мәктәбе Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенә үзгәртелде. Ягъни 1 ноябрьдән безнең структурада яңа югары мәктәп барлыкка киләчәк».

 

Комментарий язарга


*