ТАТ РУС ENG

Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар бәйгесе


2014 елның 14-19 апрель көннәрендә Казанның Марсель Салимҗанов исемендәге Актерлар йортында Габдулла Тукай исемендәге россиякүләм шигырь укучылар бәйгесенең финал туры уза.
Шигырь укучылар бәйгесен Актерлар йорты дүртенче тапкыр оештыра. Быелгысы “Җәлилчеләр” дип атала. Конкурс программасында каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең әсәрләре укыла. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, яшьләр фронтовик әдипләр Абдула Алиш, Фатих Кәрим, Нәби Дәүли, Сибгат Хәким, Нури Арслан, Әнвар Даудов, Шәрәф Мөдәрис, Гамил Афзал, Зәки Нури, Әмирхан Еники, Габдрахман Әбсәләмов әсәрләрен тәкъдим итәчәк.
Бәйге Татарстан Мәдәният министры, Татарстанның Театр әһелләре берлеге, татарларның милли-мәдәният федераль мохтарияте белән берлектә оештыра. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән яшьләр катнаша. Алар арасында 7 яшьтән алып, театр һәм музыкаль училищеларда, иҗади югары уку йортларында укучы студентлар көч сынаша. Быел оештыру комитетына барлыгы 240 гариза кабул ителгән. Мордовия, Свердлау, Пенза, Башкортстан, Удмуртия, Оренбург, Сарытау төбәкләреннән дә шигырь сөйләргә теләк белдерүчеләр бар. Ә Казан каласыннан барлыгы 140 гариза алынган. Мәртәбәле жюрины танылган татар режиссеры, әлеге проектның идея авторы Фәрит Бикчәнтәев җитәкли.
Г.Тукай исемендәге шигырь укучыларның россиякүләм конкурсы 19 апрель көнне Гала-концерт белән тәмамланачак. М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узачак концерт-бәйрәмнең режиссеры – Радик Бариев, cценарий авторы – Илгиз Зәйниев.
Россиякүләм шигырь укучылар конкурсының максаты – яшьләр арасында татар телен пропагандалау, милли мирасны барлау һәм саклау. Шулай ук, милли мәдәният үрнәгендә шәхес тәрбияләү.

intertat.ru


Комментарий язарга


*