ТАТ РУС ENG

Г.Тукай музеенда — «Йолдызлы экскурсия»

 


2014 елның 19 июнендә Казанның Г.Тукай әдәби музеенда Казан шәһәренең 18 нче хастаханәсе баш табибы, ТРның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Бакиров экскурсия уздырачак.

Г.Тукай әдәби музеенда күп төрле мәдәни чаралар – әдәби-музыкаль кичәләр, мәдәният әһелләре белән очрашулар, яңа китаплар белән танышу кичәләре, музей бәйрәмнәре, мастер-класслар – уза.
Рөстәм Бакиров экскурсиясе Г.Тукай әдәби музеедагы проектны – «Йолдызлы экскурсия» циклын дәвам итә: бу инде алтынчы йолдызның экскурсиясе. Айга бер тапкыр музейда безнең күренекле замандашларыбыз – мәдәният һәм сәнгать әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, матбугат һәм төрле оешма вәкилләре, галимнәр һәм спортсменнар – Татарстан йолдызлары экскурсия үткәрә. Музейда берничә «йолдызлы» экскурсия узды инде. Беренчесен Татарстанның халык язучысы, публицист, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла уздырды. Шулай ук Төркия Республикасының Татарстандагы Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы һәм аның «йолдызлы» юлдашы тәрҗемәче, КДУ укытучысы Фатыйх Котлы экскурсиясе дә тамашачылар күңеленә хуш килде. Скрипкачы, дирижер, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов экскурсиясе дә экскурсантлар күңелендә тирән эз калдырды. Март аендагы экскурсия Халыкара театр көненә багышланган иде, шуңа күрә дә аны берничә буын тамашачысының яраткан артисты, нәфис сүз остасы һәм музейның якын дусты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, ТРның атказанган артисты Фәнис Җиһанша әзерләде. Майда экскурсия Халыкара гаилә көненә һәм Халыкара музейлар көненә багышланган иде. Бу экскурсияне журналист, «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакторы Гөлүсә Закирова уздырды. Июньдә узачак экскурсияне Казан шәһәренең 18 нче хастаханәсе баш табибы, ТРның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Бакиров уздырачак.
Бу экскурсия 15 июньдә билгеләнеп үтә торган Медицина хезмәткәрләре көненә багышлана. Экскурсия барышында Рөстәм Бакиров үзенең Г. Тукай тормышы һәм иҗаты турындагы уй-фикерләре белән уртаклашыр. Шагыйрь сәламәтлеге турындагы иң четерекле сорауларга җавап эзләр: ул нишләп авырган, ни өчен аны дәвалый алмаганнар? Әлбәттә, Рөстәм Бакиров Тукай әсәрләреннән үзенә ошаганнарын укыр. Йолдызлы «экскурсовод»ның кунаклары – Казан шәһәре дәвалау оешмалары табиблары һәм шәфкать туташлары.

Г.Тукайның әдәби музее


Комментарий язарга


*