ТАТ РУС ENG

Г.Тукай премиясе комиссиясе 2013 елга кандидатлар буенча хезмәтләр кабул итә башлады


Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ел саен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, үзебезнең ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә, алар үзенчәлекле автор стиленә, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булырга, һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсе белән аерылып торырга тиеш. Премия шулай ук сәнгать белгечлеге һәм әдәбият белгечлеге өлкәсендә иң яхшы фәнни тикшеренүләр өчен дә билгеләнә, дип хәбәр итә Татарстанның Мәдәният министрлыгы.

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең тәүге лауреатлары инде күптән татар милли сәнгатенең символларына, ә алар иҗат иткән әсәрләр — сәнгать шедеврларына әверелде. Монда “Шүрәле” балеты авторы Фәрит Яруллинны, “Тукай” романын язган Әхмәт Фәйзине, “Җәлил” операсын иҗат иткән композитор Нәҗип Җиһановны, “Татар халык әкиятләре” китабына иллюстрацияләр ясаган рәссам Харрас Якуповны, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К.Тинчуринның “Җилкәнсезләр” пьесасы буенча куелган спектакльдә Мисбах ролен уйнаган актер Хәлил Әбҗәлиловны гына искә алу да җитә.

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 1958 елдан алып, ел саен Габдулла Тукай туган көнендә әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә хезмәт куйган күренекле шәхесләргә тапшырыла. Премия КПСС Татар обкомы һәм ТАССР Министрлар Советының 1958 елның 8 апрелендә һәм 1965 елның 11 октябрендәге карарлары нигезендә булдырыла (1961-1965 елларда премия тапшырылмый).

Премиягә хезмәтләрне министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт, җәмәгать һәм  иҗади оешмалар, фәнни, мәдәни һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку  йортлары 2013 елның 15 февраленә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрә ала: 420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33. Белешмәләр өчен телефоннар: 264-74-44,  264-75-08.


Комментарий язарга


*