ТАТ РУС ENG

Г.Тукай премиясенә быелгы кандидатлар

SHH3-e1584694357948-500x379

Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре бирү комиссиясе Г.Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеген игълан итте. Кандидатлар исемлегендә – 11 кеше һәм бер иҗади коллектив. Алар арасында якташыбыз – эзтабар язучы Шаһинур Мостафин да бар.

Әткәйләрнең сугыш сукмагыннан,

Еллар узгач, кат-кат уздың Син.

Шул өзелгән җырлар ялгансын дип,

Язмыш йомгакларын сүттең Син! –

дип язды Казахстанда яшәп иҗат итүче милләттәшебез – шагыйрь, композитор һәм җырчы Равил ага Гозәеров танылган якташыбыз – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, эзтабар язучы Шаһинур ага Мостафин турында. Никадәр тирән мәгънә салынган шигъри юллар бу! Аларның хаклыгына Ш.Мостафинның иҗаты белән танышкан һәркем инаныр. Яу кырында тәүлек саен уртача 20 мең 869 кешенең гомере өзелгән. 1418 көн вә төн дәвам иткән дәһшәтле сугышта үз-үзләрен аямаган фидакарь җаннарны – батырларыбызны барларга бар гомерен багышлаган шәхес ул! Үзенең байлыгы һәм саулыгы хакына архивларны өйрәнеп, 478 герой-матросовчыны ачыклавы билгеле булды. Үзе тапкан геройларга 34 һәйкәл куйдырган кеше татарда тагын бармы икән?! «Казан» милли-мәдәни үзәге һәм аның филиалы «Хәтер китабы» мемориал комплексы Шаһинур Мостафинны Бөек Ватан сугышы елларының билгесез сәхифәләрен ачкан эзтабар язучы буларак аның соңгы елларда басылган өч китабын 2020 елгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим иткән иде. «Мин бу эшкә әти васыяте буенча алындым. Ул миннән матростовчыларны эзләп табуымны сорады. Архивларда эшләп таптым мин аларны. Тугызы исән калган булып чыкты. Икенче китабымны, Рафаэль Мостафин васыяте буенча аның эшен дәвам итеп, җәлилчеләрне өйрәнеп яздым. Өченче китабым әнием васыяте иде. Ул каһарман хатын-кызлар турында», – ди Шаһинур Мостафин.

Шушы изге эшен 50 ел дәвамында эзлекле алып баруын искә алсак, быел – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан эзтабар язучының дәүләткүләм премиягә тәкъдим ителүе үзе үк изге адым булды.

Якташымның иҗатын хәтер күперенә тиңлим мин. Чөнки аның китаплары хәтер йомгагының икенче очында калган вакыйгаларны, язмышларны бүгенге буынга илтүче күпер булып күренә миңа. Аннары Шаһинур абыйның үзен дә районыбызны, Мамадышыбызны мәркәзебез Казан белән бәйләүче рухи күпергә тиңли якташларыбыз. Шуның кадәр киңкырлы эшчәнлеге өстенә мәктәп балалары белән очрашуларга да, алар белән Батырлык дәресләре үткәрергә дә вакыт таба ул. Кайсы гына мәктәпкә килеп керсә дә, Шаһинур ага – көтеп алынган кадерле кунак.

Көчле рухлы булуы белән дә күпләргә үрнәк шәхес ул. Соңгы елларда рәхимсез авыру белән көрәшсә дә, иҗат эшен ташламады. Хәзер дә эзтабар әдип кулыннан тынгысыз каләмен төшерми. Бөек Ватан сугышында җиңүебезнең 75 еллыгын каршылап, татар һәм рус телләрендә өр-яңа ике китабын хәзерли. Көне-төне иҗат утында янып үтә Шаһинур аганың гомере (йоклый алмыйча яткан чакларында яңадан язу эшенә тотынгач кына күңеле тынычлана).

Тукай премиясен бирү комиссиясе лауреатларны сайлап алганда объектив якын килсен, быелгы юбилей елында сугыш юллары батырларын барлап узган Шаһинур Мостафинның иҗатына лаеклы бәя бирсен иде. Якташыбызның каты авыруын җиңеп, савыгуын һәм мәртәбәле бүләккә ия булуын телибез.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы, Татарстанның һәм Россиянең журналистлар берлекләре әгъзасы

Комментарий язарга


*