ТАТ РУС ENG
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Г. Тукай урамы көне

IMG-20200516-WA0000

 

16 майда Г. Тукай әдәби музеенда «Музейлар төне — 2020» Бөтенроссия акциясе икенче ел рәттән Казанның иң борынгы урамнарының берсе – татар халкы мәдәнияте турындагы гаҗәеп тарихны чагылдырган Габдулла Тукай урамына багышлана. Һәммәгезне дә онлайн режимда узачак «Г. Тукай урамы көне»нә чакырабыз.

18.00  «Бу ничек булды» проекты беренче тапкыр үткәрелгән «Г. Тукай урамы көне» белән таныштыра: Г.Тукай әдәби музее архивыннан фото һәм видео материаллар

19.00  #Тукай урамы көне, флешмоб. Бу чарада катнашу өчен Г. Тукай урамында төшерелгән яки урамның тарихы һәм Г. Тукай исемен мәңгеләштерү (бөек татар шагыйре исемен йөртүче урамнар күп кенә шәһәрләрдә бар) белән бәйле фотоны социаль челтәрләргә урнаштырырга, #деньулицыТукая, #Тукайурамыкөне хештегларын куярга онытмаска кирәк

20.00  «Екатерининскаядан Г. Тукай урамына кадәр», Г. Тукай урамы тарихы, йортлары һәм кешеләре турында интерактив альбом

21.00 «Йолдызлы экскурсия», Г. Тукай урамы буйлап шагыйрьләр Илсөяр Ихсанова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рифат Салах, журналистлар Фаил Гыймадов, Зилә Мөбәрәкшина, мөхәррир Айсылу Галиева һәм Г.Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова белән видео экскурсия

https://instagram.com/muztukay

vk.com/club84864973

Комментарий

  1. Игорь | 02.06.2020 19:34

    В прошлый раз театрализованную экскурсию, посвященную теме «Тукай и татарский театр» провел известный татарский артист, актер театра им. Г. Камала, заслуженный артист РТ Фанис Зиганша – любимый артист не одного поколения зрителей, мастер художественного слова и друг нашего музея. В мае экскурсию провела журналист, редактор газеты «Гаил? ??м м?кт?п» Гелюся Закирова. Очередную экскурсию провел главный врач городской больницы №18, Заслуженный врач РТ, кандидат медицинских наук, депутат Государственного Совета РТ Рустем Бакиров.

  2. Лев | 04.07.2020 20:38

    Габдулла Тукаев шигырьл?ре. Беренче кыйсем = («Шигырь к?тепхан?сенн?н» 3-нче д?фт?р). — Казан: «?рн?к» матбагасы, 1909 ел (6 март). — бит 48 б..

Комментарий язарга


*