ТАТ РУС ENG

Г.Тукайның Г.Кариевка хаты

Хөрмәтле аркадаш Габдулла Хәйруллин җәнабләре!

Сезне иң элек гайде сәгыйть илә тәбрик итәм. (Ахыры көннәре булса да.)
…30 нчы декабрь тарихлы мәктүбегезне алмаклә мәмнүн (шат) булдым. Бичара караңгыда калган Уральск мөселманнарына шактый зыя (яктылык)  сачмакчы икәнсез.  Эшләрегездә парлак сурәттә муаффәкъ булуыгызны (уңышка ирешү) телим.
Бу сәнә (ел) гаҗәп булды: сез дә һаман бер төсле караңгы вә ямьсез булган эт оясыннан чыгып, кояш күрдегез, дөнья гиздегез; мин дә менә Казанны вә туган җирем булган Казан арты авылларын күреп, күп гыйбрәтләр вә хиссиятләр алдым. Мин хәзер Казанда инде. Уральскидә вакыт шуны сөйли-сөйли авыз суларым кибеп бетдеге вә шунда бару хакында шигырьләр яздыгым Казанда инде!
Әлхәмделиллаһ! Монда күңелле. Дус-иш зыялылар күп, сөйләшәбез, көлешәбез, укыйбыз, тәгатые әфкярда булынабыз (фикер алышабыз). Кызык соң. Шулай да Казанга килгәч, каты-каты гына хәстәләнеп алдым. Ахры, һавасы килешмәде, үзем теләп кенә «Әльислах»ка хезмәт итәм. Жалованье башка җирдән алам. Әйе, Уральскидә берничә сабый балалар тарафыннан надан вә җаһиланә (наданнарча) чыгарылган «Яңа тормыш» монда килеп тора. Мәрхүмнәр! — дим дә куям.

 

Г. Тукаев
(«Мәктәб», 1913,  20  апрель.)

 

(Чыганак: Габдулла Кариев . Мәкаләләр, истәлекләр, документлар. — Казан, Тат. кит. нәшр., 1976. – 230 б.). 


 

Комментарий язарга


*