ТАТ РУС ENG

Габдулла Тукай белән Галиәсгар Камал дуслыгы турында

 


2014 елның 6 гыйнварында татар драматургы, журналист, нәшир, татар театрына нигез салучыларның берсе Галиәсгар Камал тууына 135 ел тулды. Бу уңайдан 2014 елның 13 февралендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай белән драматург Галиәсгар Камал дуслыгына багышланган әдәби кичә узды.

Тукай белән Камалны иҗат берләштерә: алар бергәләп татар телендә тәүге сатирик журнал чыгарганнар. Музейда оештырылган кичәдә музей директоры Гүзәл Төхвәтова Казанның мәктәп укучыларын экспозицияләр белән таныштырды, музейның фәнни хезмәткәре, шагыйре Гөлнур Корбанова Тукай белән Камалның иҗат һәм тормыш юлларына багышланган викторина уздырды. Кичәнең кунагы – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының музей мөдире Луара Шакирҗанова балалар алдында чыгыш ясап, Галиәсгар Камал турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде.

Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинең 1879 нчы елның 6 гыйнварында Казанда Фуксовский урамда (хәзерге Галиәсгар Камал урамы) кустарь семьясында туа. Аның әтисен Камчатчы Галиәкбәр дип йөртәләр. Ул, Татарстан Республикасы хәзерге Арча районы (элекке Казан губернасы Мамадыш өязе Чүриле волосте) Сикертән авылыннан чыккан булып, кече яшьтән үк Казанга килгән. Г. Камалның атасы Галиәкбәр агай үзе укый-яза белми торган кеше булган. Шунлыктан ул үзенең улы Галиәсгарны укытып, үзе аңлаганча тәрбияләргә тырышкан.

1900 елда Г. Камал, соңгы тапкыр призывка каралып, солдат хезмәтеннән азат ителә. Аны Казанның зур байларыннан булган Җиңги Садыйк (Садыйк Хәйбуллин) дигән кешенең физик яктан бик үк сәламәт булмаган Гайшә исемле кызына зур придан белән өйләндерәләр. Каенатасы Садыйк бай, Яңа бистәдәге иске зират өстенә мәчет салып, Г.Камалны шунда мулла итеп кую фикеренә төшә. Ләкин Г.Камал каенатасының ул теләгеннән баш тарта. Садыйк бай белән Галиәкбәр агай, Галиәсгарның муллалыктан баш тартуына аптырап, аны сәүдәгәр ясау фикеренә төшәләр һәм аңа китап кибете ачып бирергә булалар. Галиәсгар аларның бу теләкләренә каршы килми һәм 1901 нче елны «Мәгариф» исемле китап кибете ачып эшкә керешә. Үзенең бу кибетендә әдәби әсәрләр, газета-журналлар һәм уку әсбаплары сата. Ул шул ук вакытта Истамбулга да барып килә. Шул вакытларда Германиядән полиграфия эшенә өйрәнеп кайткан Мәхмүт Алмаев дигән бер кеше белән, гектографта басып, «Тәрәккый» исемле идән асты газетасы чыгара башлыйлар һәм бу газетаны «Мәгариф» көтепханәсе аша шәкертләр арасына тараталар.

1905 ел революциясеннән соң, Г.Камал рәсми рәвештә газета чыгару фикеренә төшә һәм, 1906 елның беренче февраленнән башлап, Габдулла Апанаев дигән Казан мулласы белән берләшеп, «Азат» исемендә газета чыгара башлый. 56 номер чыкканнан соң, Габдулла мулла газетаны ташлап китәргә мәҗбүр була, һәм шуның белән атнага 2-3 номер чыга торган бу газета элекке исемендә чыгудан туктый. Г. Камал газетаны бөтенләй үз җаваплылыгына алып, «Азат халык» исеме белән чыгара башлый. 1906 елның көзендә, «Азат халык» газетасы тукталгач, Г. Камал «Казан мөхбире» газетасына кереп эшли башлый. Аннан чыгып, «Йолдыз» газетасы редакциясенә эшкә керә. 1908 елда ул газетадан китеп, Г. Тукай белән бергәләп, «Яшен»» исемле көлке журнал чыгара башлый. Бу журналның редакциясе Г.Камалның үз квартирасында булып, ул бу журнал өчен кирәкле булган рәсем һәм карикатураларны да үз кулы белән ясый. Ләкин материаль ягы начар булганлыктан, бу журнал 10 номер чыкканнан соң тукталып кала. «Яшен» тукталганнан соң, Г. Камал яңадан «йолдыз» газетасына эшкә керә һәм Февраль революциясенә кадәр шул газета редакциясендә эшләп килә. Бу газетада эшләгәндә, 1912 нче елда, Балкан сугышы вакытында, ул Төркиягә «Йолдыз» газетасының махсус хәбәрчесе, итеп җибәрелә. Ләкин, аннан авырып кайтып, озак вакытлар дәваланып ятарга мәҗбүр була.

1906 елның көзендә югары һәм урта мәктәпләрдә укучы татар яшьләре, Казанда беренче мәртәбә, халык өчен ачык спектакль куярга җыеналар. Сәхнәгә кую өчен Г. Камал тарафыннан төрекчәдән тәрҗемә ителеп бастырылган «Кызганыч бала» һәм башка бер әсәр сайлыйлар. 1907 елда «Сәйяр» труппасы төзелгәч, ул бу труппага турыдан-туры булышлык итә: артистлар өчен киемнәр табышып бирә һәм башка ярдәмнәр күрсәтә. Бу труппа төзелү белән Г. Камал үзенең 1898 елларда ук башланган драматурглык эшен яңадан дәвам иттереп, труппаны яңа пьесалар белән тәэмин итү эшенә керешә. 1907 елда «Бәхетсез егет»не сәхнәгә яраклаштырып, яңадан эшләп, икенче кат бастыра. 1908 елда «Беренче театр» комедиясен бастырып чыгара. 1909 нчы елда «Бүләк өчен» комедиясе чыга. 1910 нчы елда «Уйнаш», 1912 нче елда «Банкрот» һәм «Дәҗҗал» драмалары бастырылалар. 1913 нче елда «Безнең шәһәрнең серләре», «Кайниш» һәм 1918 нче елда «Көндәш» һәм «Өйләнәм — ник өйләндем» комедияләре матбугатка чыгалар. Шул ук вакытта аның сәхнә өчен эшләнгән күп кенә тәрҗемә әсәрләре һәм башка оригиналь әсәрләре дә басыла яки, басылмыйча, кулъязма хәлендә уйналып йөртеләләр. Г. Камал үз гомерендә барлыгы 102 исемдә оригиналь һәм тәрҗемә сәхнә әсәрләре язды. Үзе дә спектакльләрдә уйный, режиссерлык белән дә шөгыльләнә.

Октябрь революциясеннән соң, Г.Камал Казан Губерна Башкарма Комитеты тарафыннан чыгарыла торган «Эш» газетасында эшли. 1921 елдан соң башта «Татарстан хәбәрләре», соңыннан «Кызыл Татарстан» һәм «Крестьян газетасы»нда көч куя. 1926 елда, Татар театрының 20 еллык бәйрәме уңае белән аңа Татарстан халык драматургы исеме бирелә. 1933 елның җәендә, Г.Камал Казаннан Түбән Услондагы үзенең дачасына кайтканда, эчәк бизләрендә булган авыру пристубы аркасында, гомерлеккә безнең арадан югалды. Казандагы Татар дәүләт академия театрына Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм ул туган элекке Фуксовский урамга Галиәсгар Камал урамы исемнәре бирелде…

 О дружбе Габдуллы Тукая и Галиасгара Камала

2014 елда татар драматургы Галиәсгар Камал тууына 135 ел тулды

О дружбе Габдуллы Тукая и Галиасгара Камала

Казанның Г.Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова музейга килгән укучы балаларга Галиәсгар Камал һәм Габдулла Тукай дуслыгы турында сөйләде

О дружбе Габдуллы Тукая и Галиасгара Камала

Казанның Г.Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова музейга килгән укучы балаларга Галиәсгар Камал һәм Габдулла Тукай дуслыгы турында сөйләде

О дружбе Габдуллы Тукая и Галиасгара Камала

Казанның мәктәп укучылары Г.Тукай музееның экспозицияләре белән танышты

О дружбе Габдуллы Тукая и Галиасгара Камала

Музей кичәсендә Галиәсгар Камалның төрле елларда төшкән фотосурәтләре күрсәтелде

О дружбе Габдуллы Тукая и Галиасгара Камала

Г.Тукай әдәби музее фәнни хезмәткәре, шагыйрә Гөлнур Корбанова мәктәп укучыларына Г.Тукай белән Г.Камал иҗаты һәм тормыш юлына багышланган викторина уздырды

О дружбе Габдуллы Тукая и Галиасгара Камала

Г.Тукай әдәби музее фәнни хезмәткәре, шагыйрә Гөлнур Корбанова мәктәп
укучыларына Г.Тукай белән Г.Камал иҗаты һәм тормыш юлына багышланган
викторина уздырды 

О дружбе Габдуллы Тукая и Галиасгара Камала

Викторинада җиңгән укучылар истәлекле бүләкләргә лаек булды

О дружбе Габдуллы Тукая и Галиасгара Камала

Викторинада җиңгән укучылар истәлекле бүләкләргә лаек булды

О дружбе Габдуллы Тукая и Галиасгара Камала

Викторинада җиңгән укучылар истәлекле бүләкләргә лаек булды

О дружбе Габдуллы Тукая и Галиасгара Камала

Г.Камал белән Г.Тукай «Яшен» сатирик журналын чыгара

О дружбе Габдуллы Тукая и Галиасгара Камала

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының музей мөдире Луара Шакирҗанова укучы балаларга Галиәсгар Камал тормышына кагылышлы кызыклы мәгълүматлар җиткерде
О дружбе Габдуллы Тукая и Галиасгара Камала
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының
музей мөдире Луара Шакирҗанова укучы балаларга Галиәсгар Камал
тормышына кагылышлы кызыклы мәгълүматлар җиткерде

 

 

Комментарий язарга


*