ТАТ РУС ENG

“Габдулла Тукай әсәрләре” сүзлек-белешмәлек китабы тәкъдим ителә

 


2013 елның 5 июнендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда “Габдулла Тукай энциклопедиясе”н төзүдә бер этап булып торган “Габдулла Тукай әсәрләре” исемле сүзлек-белешмәлек китабын тәкъдим итү кичәсе уздырылачак.
Ул Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә оештырыла. Кичәдә Г.Тукай энциклопедиясен төзү мәсьәләләре хакында да фикер алышачаклар.
Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча энциклопедик хезмәт булдыру мәсьәләсе ХХ гасырның 70 нче елларында кузгатыла. Бары тик 1993 елда гына Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гуманитар фәннәр бүлеге каршында Нил Юзеев җитәкчелегендә вакытлы хезмәт коллективы төзелә. Берничә ел дәвамында алып барылган хезмәт нәтиҗәсендә 1998 елда “Габдулла Тукай. Энциклопедик белешмә” (мәкаләләр һәм белешмәләр исемлеге) басылып чыга.
“Габдулла Тукай энциклопедиясе”н әзерләүдә утыздан артык автор катнашкан. Алар арасында тәҗрибәле галимнәр дә, әле күптән түгел фәнгә килеп, шагыйрь иҗатын гаять яратып өйрәнүче фәнни хезмәткәрләр, югары уку йортлары укытучылары да бар. Алар арасында З.Рәмиев, Т. Галиуллин, Н. Хисамов, Х. Миңнегулов, Ф. Яхин, Р. Ганиева, Т. Гыйләҗев, Д. Заһидуллина, З. Мөхәммәтшин, З. Шәйхелисламов хезмәтләрен аерып әйтергә була.
Әлеге җыентыкта Г. Тукайның барлык әсәрләре — шигырьләре, поэмалары, прозасы, рецензияләре, фельетоннары һәм публицистик чыгышлары, хатлары турында язылган мәкаләләр туплап бирелгән. Һәр мәкалә ахырында теге яки бу әсәргә караган библиографик белешмә дә урнаштырылган.
Кичәдә КФУ, Татарстан Фәннәр академиясе, Казан мәдәният һәм сәнгать институты хезмәткәрләре, киң җәмәгатьчелек катнашачак, дип хәбәр итә ТР Милли музееның редакция-нәшрият бүлеге – матбугат үзәге.

 

tatar-inform.ru


Комментарий язарга


*