ТАТ РУС ENG

Габдулла Тукай иҗатында күңел каршылыклары

sharapova

(X сыйныфта әдәбият дәресе)

Илсөяр ШӘРӘПОВА,

Лаеш районының Россия Федерациясе Герое М.Әхмәтшин исемендәге Атабай урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

 

Дәрес тибы. Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Максат:

дидактик: Г.Тукайның «Өзелгән өмид» шигыренә анализ ясап, шагыйрь иҗатындагы күңел каршылыкларын ачу аша фикерләренең өметләрдән өметсезлеккә таба баруының сәбәпләрен, яшәүнең мәгънәсен эзләүче шәхес фаҗигасен ачыклау;

үстерелешле: укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын, мөстәкыйльлекләрен, сөйләм телләрен үстерү, төркемнәрдә эшләп, эшлекле рәвештә аралашырга өйрәтү;

тәрбияви: Г.Тукай иҗатына мәхәббәт, горурлык  хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

предмет: Габдулла Тукайның «Өзелгән өмид» шигыренә анализ ясау, укучыларның шигырьгә анализ ясау осталыкларын үстерү;

шәхси: үзмаксат кую; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерергә омтылу; төркемнәрдә эшләгәндә, төркемнең уңышлы эшләвен тәэмин итүдә үз белем һәм күнекмәләрең өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.

Метапредмет:

танып-белү универсаль уку гамәлләре:

– «Өзелгән өмид» шигыре буенча лирик шигырьнең төп билгеләрен аерып күрсәтү;

– лирик геройның хисләрен бәяли алу, дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү;

коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

– укытучы һәм сыйныфташлар белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

– аралашу шартларына туры китереп, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә, шуңардан чыгып, нәтиҗә ясый белү;

– башкаларның фикерен тыңлый, үзеңнеке белән чагыштыра, төркемдә бер фикергә килә белү; үзанализ һәм үзбәя булдыру;

регулятив универсаль уку гамәлләре:

– Г.Тукайның «Өзелгән өмид» шигырен алда өйрәнелгән шигырьләре белән чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую, аны чишүнең нәтиҗәле юлларын эзләү һәм табу;

– барлыкка килгән һәр ситуациядә тиз ориентлаша, вакытны дөрес бүлә белү.

Предметара бәйләнеш: музыка, хәзерге әдәбият.

Укыту методлары һәм алымнары: проблемалы ситуация тудыру, шигырьгә анализ ясау, тикшерү, өлешчә эзләнү, модельләштерү, әңгәмә.

Эшне оештыру төрләре: төркемдә һәм парларда эшләү, фронталь һәм индивидуаль.

Җиһазлау. Дәреслекхрестоматия, презентация, экран, ноутбук, Г.Тукай портреты, китаплар күргәзмәсе, магнитлы такта.

Дәрес барышы

  1. Оештыру-мотивлаштыру

Проблемалы ситуация тудыру.

(Дәрес И.Шакиров башкаруында аудиоязмада «Тәфтиләү» җыры белән башлана, проектор аша яктыртылган экранда Тукайның әнисе Бибимәмдүдә кабере күренә. Тавышы акрынайган көй астында укытучы сүз башлый.)

– Укучылар, хәерле сәгатьтә дәресебезне башлыйбыз. Халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам абыегыз Шакиров башкаруында нинди көй яңгырады? Сезгә танышмы ул?

– Татар халык җыры «Тәфтиләү». Ул Г.Тукай сүзләренә җырлана.

– Әмма Тукайның «Тәфтиләү» дигән шигыре юк бит. Шагыйрьнең кайсы шигырен халык «Тәфтиләү» көенә җырлый башлаган? Һәм ни өчен нәкъ менә шушы шигырьне сайлап алган?

– «Өзелгән өмид» шигырен, чөнки ул «Тәфтиләү» көенә бик ярашып тора. Халык үз көйләре өчен иң затлы шигырьләрне генә сайлап ала.

– Ә экранда без кем каберен күрәбез?

– Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә каберен.

– Әйе. Г.Тукайның әнисенә багышланган менә бу юллар аның кайсы шигыреннән? (Экрандагы шигырь юлларын бер укучы укый.)

Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!

Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы, –

Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!

– «Өзелгән өмид» шигыреннән.

– Димәк, без бүген Габдулла Тукай шигъриятен өйрәнүне дәвам иттерәбез. Аның кайсы шигыре белән якыннанрак танышырбыз?

– Шагыйрьнең «Өзелгән өмид» шигырен тикшерербез.

  1. Актуальләштерү
  2. Төркемнәрдә мөстәкыйль эш.

– Укучылар, алдагы дәресләрдә без сезнең белән Г.Тукайның башлангыч чор иҗатын өйрәндек. Аның бу чор иҗатына кайсы шигырьләре керә? Өлгергәнлек, соңгы еллар иҗатына кайсы шигырьләре карый? Төркемегез белән киңәшеп, алдыгыздагы буш таблицаны тутырып алыгыз. (2 минут вакыт бирелә.) 1 нче төркем магнитлы тактада шигырь исемнәрен – башлангыч чор иҗаты графасына, 2 нче төркем соңгы еллар иҗаты графасына тутырып керәләр.

Башлангыч чоры иҗаты Соңгы еллардагы иҗаты
«Гыйлемнең бакчасында…», «Хөррият хакында», «Дустларга бер сүз», «Иттифакъ хакында», «И каләм!», «Пар ат» һ.б. «Өзелгән өмид», «Сәрләүхәсез», «Кыйтга», «Татар яшьләре», «Китмибез!»
  1. Фронталь сорау.

– Башлангыч чор иҗатына кагылган  шигырьләрендә шагыйрьнең нинди хисләре чагылыш тапкан?

– Аларда беренче рус революциясе булуга шатлык хисләре чагыла. Г.Тукай татар милләтенең авыр хәле өчен борчыла, ләкин аның якты киләчәгенә  ышана. Бигрәк тә аң-белем, мәгърифәт ярдәмендә татар халкын бәхетле итәргә, аны Европа халыклары дәрәҗәсенә күтәрергә өметләнә.

– Сәнгатьчә эшләнеше ягыннан бу шигырьләрне ничек бәялисез?

– Башлангыч чор иҗатында яшь шагыйрь әле эзләнә. Сәнгатьчә эшләнеше ягыннан шигырьләр камил – чын Тукай дәрәҗәсендә түгел, күбрәк гарәп-фарсы сүзләре белән чуарланган, гади халыкка аңлаешсыз. Тема-идеясе дә аң-белем алуга өндәүгә, милләт буларак, намуслы, тырыш булырга чакыруга корылган.

III. Уку мәсьәләсен кую

– Димәк, чын шагыйрь булганчы, Габдулла Тукай зур эзләнүләр юлы узган. Шагыйрь булу беркайчан да җиңел түгел. Тукай татарны алга чыгарырга, бәхетле итәргә тырышкан дию генә аз. Ул үзен татар халкының сөрәнчесе, алга әйдәүчесе итеп тойган, шул вазифаны намус белән үтәгән. Әйе, яшь Тукай милләтнең якты киләчәгенә ышанган, хәленнән килгәнчә, татарга хезмәт иткән. Төркемнәрдә киңәшеп, җавап бирегез, кулында акчасы, ныклы сәламәтлеге булмаган яшь шагыйрь милләт өчен ниләр эшли алган?

I төркем. Милләтне уятырлык, җанына үтеп керерлек «Милли моңнар», «Шагыйрь», «Бер татар шагыйренең сүзләре» кебек шигырьләр иҗат иткән. Халыкны уятырга теләп, «Татар үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» кебек мәкаләләр язган.

II төркем. Милләтнең киләчәге – балалар икәнен аңлап, аларны тәрбияләргә теләп, «Сабыйга», «Эшкә өндәү», «Эш беткәч, уйнарга ярый» кебек шигырьләрен, «Шүрәле», «Су анасы» поэмаларын иҗат иткән. Татарның тәнкыйтен үстерү максатында, «Тәнкыйть – кирәкле шәйдер» мәкаләсен, фольклорны үстерү өчен, «Халык әдәбияты» мәкаләсен язган.

– Каләме үткенәйсә дә, соңгы елларында Тукайның сәламәтлеге нык какшый. Беренче рус инкыйлабы да җиңелүгә бара,  халыкның активлыгы сүнә.  Шагыйрь иҗатында күңел каршылыклары кичерә. Бу хисләр аны өметләрдән өметсезлеккә таба илтә. Димәк, дәресебезнең төп максаты нинди?

– Яшәүнең  мәгънәсен эзләүче шәхес фаҗигасен ачу, шагыйрь иҗатында күңел каршылыкларын раслау.

– Моны без аның шигырьләре аша гына раслый алабыз. Ә хәзер Тукайның «Өзелгән өмид» шигыренә мөрәҗәгать итик.

  1. Яңа тема өстендә эш

1.«Өзелгән өмид» шигырен сәнгатьле итеп уку. (А.Арсланов  башкаруында аудиоязмада тыңлау. Төркемнәрдә парлап бер-берсенә пышылдап уку. Һәр төркемнән берәр укучының сәнгатьле укуы.)

  1. Сүзлек өстендә эш: әшьялар – әйберләр, һилал – яңа туган ай, тәбәссем – елмаю, кәррә – тапкыр.
  2. Шигырьгә тулы әдәби анализ ясау.

А) Моның өчен аның лирик шигырь икәне әйттерелә. Һәр төркемнән берәр кеше тактада лирик шигырьгә анализ ясау тәртибе моделен төзеп керә.

Ә) «Өзелгән өмид» шигыренә анализ – төркемнәрдә мөстәкыйль эш.

Б) Төркемнәрнең чыгышлары рәвешендә «Өзелгән өмид» шигыре  тикшерелә.

– Шигырьдә нинди хис өстенлек итә? Аның сәбәбен табыйк.

I төркем. «Өзелгән өмид» шигыре 1910 елда 24 яшьлек Тукай тарафыннан язылган. Аның эчтәлеге моң, хәсрәт хисе белән тулы. Лирик герой хәсрәтенең сәбәпләре ачык чагыла. Аның милли яңарыш, үсеш көткән хыяллары акланмаган. Моңа кадәр Г.Тукай, татар милләтенең уянып, бик тиз арада мәгърифәт  юлыннан китүенә, ирек алуына ышана иде, хәзер ул милләтне корыган агач белән тиңләштерә, бөтен тырышлыклары, иҗаты белән татар милләтен алга җибәрү теләкләре бушка булган:

Күпме моңлансам кунып милли агачлар өстенә,

Барсы корган — бер генә юк җанлысы, яфраклысы.

II төркем. Әйе, килешәбез: шигырь хәсрәт хисе белән тулы. Елмаюы белән тормыш юлын яктыртучысы булырга тиешле сөйгән яры да (мөгаен, ул Зәйтүнәне күз алдына китергәндер) өметләрен акламаган. Әнкәсе соңгы тапкыр үпкәннән бирле, бер генә җирдә дә мәхәббәт, наз, күңел җылысын таба алмаган. Бу дөньяда үзен ят, ялгыз итеп сизгәнгә, күңелендәге әрнүе шулкадәр көчле, әнисенә бу җиргә тудыруына зур үпкә белдерә: «Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!» Лирик герой образы белән тәңгәл килгән шагыйрь шәхесе үз яшәешенең һәм милли сазының, ягъни шигъриятенең кыска гомерле булачагын алдан сизә:

            И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз? 

            Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы!

– Хиснең дәрәҗәсе нинди?

I төркем. Менә шушы берсе өстенә берсе өелеп килгән сәбәпләр хиснең дәрәҗәсен арттыралар. Хәсрәт дәрәҗәсе бик югары.

II төркем. Хис, кайгы-хәсрәтнең иң югары дәрәҗәсе соңгы абзацта – анасы кабер ташына тамган иң ачы күз яше.

– Юаныр урынны лирик герой кайда таба? Аның юаныр урыны бармы?

I төркем. Үзенә рухи юанычны, җанын сафландыручы изге урынны лирик герой әнисе каберендә күрә.  

II төркем. Ана кабере – бердәнбер юанычы, моң-зарын килеп сөйли торган урыны. Сүзсез булса да, дөньядагы иң якын кешесенең кабер ташы бар күңелләрдән җылы, йомшак булып тоела.

  1. Теманы беренчел ныгыту

Шигырь образлы сурәтләү чараларына искиткеч бай, бик камил. Ә хәзер төркемнәр арасында ярыш: шигырьне әдәби эшләнеше, образлы сурәтләү чаралары ягыннан кем остарак  тикшерә? (3 минут вакыт бирелә.)

I төркем. Катлаулы образлар системасы – чагыштыру, антитеза, символлар, метафора, эпитет, сынландырулар урын алган. Яшьлек үтү – тормыш күген яшь ай түгел, тулган ай яктыртуы, күз карашында әйберләрнең дә төсе үзгәрүе. Бик күп символлар кулланыла: иҗат – моңлы саз, күңел – кош, дөнья – тар читлек. Кабер ташы – ике дөньяны тоташтырып торучы, ана белән бала арасындагы өзелмәс бергәлек.

II төркем. Шигырь тулысы белән каршылыклы тасвирга – лирик геройның тормыштагы идеалы һәм аның тормышка ашмавын ачуга корылган. Шуңа да капма-каршы мәгънәле сүз-сурәтләргә – антиномиягә зур урын бирелә. Мәсәлән, яшь һилал – тулган ай, корыган – җанлысы, таш – җылы, йомшак һ.б.

«Акыл һөҗүме».

– Укучылар, мин сезгә өйдә иҗат типларын, метод һәм юнәлешләрен кабатлап килергә кушкан идем. «Өзелгән өмид» шигыре, сезнеңчә, өч иҗат тибының (романтизм, реализм, модернизм) кайсысына керә?

– Модернизм иҗат тибына.

– Модернизм иҗат тибының импрессионизм, экспрессионизм, экзистенциализм кебек иҗат юнәлешләреннән торуын сез индебеләсез. Өметсезлек хисләрен чагылдыручы бу шигырь кайсы иҗат юнәлешенә карый?

– Яшәүнең мәгънәсен эзләүче шәхес фаҗигасен, кешенең чарасызлык чигенә җитүен чагылдырган әсәрләр экзистенциализм юнәлешенә карый.

– Әйе, укучылар. Шуны искәртеп китәсе килә: бу юнәлешкә караган әсәрләр соңгы елларда да күп языла. Җәмгыятебездә барган үзгәрешләр, милләтебезнең һаман бер урында таптануы язучыларда өметсезлек уята булса кирәк. Шундыйлардан Марат Кәбировның «Китап», «Бердәнбер һәм кабатланмас» романнарын, Булат Ибраһимовның «Инкыйраздан ике гасыр узган», «Ике телсез», «Ә Казан алынган» шигырьләрен күрсәтеп була.

  1. Рефлексия

– Без дәрескә нинди максат куйдык? Без аңа ирештекме?

– Әйе, Г.Тукай  иҗатындагы күңел каршылыкларын ачу аша фикерләренең өметләрдән өметсезлеккә таба баруының сәбәпләрен ачыкладык: сәламәтлеге начарлану, беренче рус революциясе җиңелү сәбәпле, халыкның активлыгы кимү, милләтне алдынгы итеп күрү теләкләре акланмау.

– Яшәүнең  мәгънәсен эзләүче шагыйрь шәхесенең фаҗигасен ачыкладык. Хыяллары акланмавын күргәч, Г.Тукай бик бәхетсез булган, өметләрен өзгән.

– Әйе, укучылар, Тукайның өметсезлек, төшенкелек хисләре «Кыйтга» һәм «Сәрләүхәсез» шигырьләрендә дә чагыла. Өйдә мөстәкыйль тикшерерсез.

VII. Өй эше

– «Кыйтга» яисә «Сәрләүхәсез» шигырьләрен ятларга.

– Әлеге шигырьләргә язма анализ бирергә.

– «Тукай һәм халык әдәбияты» темасына реферат язарга.

VIII. Дәрескә йомгак ясау

Төркемнәр үз эшләрен һәм бер-берсенекен бәяли. Укучылар дәреснең һәр этабында барган үзбәяләмә буенча үз эшләрен бәяли. Укытучы бәяләмәсе.

Комментарий язарга


*