ТАТ РУС ENG

«Габдулла Тукай»ны иҗат иткән рәссам белән әңгәмә

slesare

Мәшһүребез Габдулла Тукайның тормыш юлына багышлап иҗат ителгән әдәби әсәрләр, аның шигырьләре нигезендә туган рәсемнәр шактый. Шундыйлар арасында каеннар арасында яшь Тукайның илһамланып йөргән картинасы игътибарга лаек. Аның авторы – РФ Атказанган рәссамы Станислав Слесарский.img_9210

Ул 1945 елның 17 маенда Казанда туа. Рәссам-педагог белгечлеге буенча Казан сәнгать училищесын тәмамлый (1959-1964). Аннан соң Ленинградның Репин исемендәге институтында белем ала. 1978-1981 елларда Харис Якупов җитәкчелегендәге оештырылган Сәнгать академиясендә иҗади остаханәләр уза. 1976-1986 елларда Казан сәнгать училищесында укыта. Ә, иҗади осталыгын киңәйтү өчен уңышлы тәкъдим ясаганнан соң, 1987 елда Ульяновск шәһәренә барып төпләнә. Сынлы сәнгать өлкәсендә А.Пластов исемендәге халыкара премия лауреаты бүген дә сафта. Аны төрле күргәзмәләр эшендә, иҗади остаханәләрдә очратырга мөмкин.

Фото: shr-uln.ucoz.ru

Фото: shr-uln.ucoz.ru

Йомышың төшсә, йомышчы буласың диләр. Аралашырга сәбәп табып, шундый талант иясе белән бер уңайдан Казан, Тукай, каеннар турында да сөйләшеп алдык әле.

– Без яшь чакта туган як табигатенә багышлап иҗат ителгән җырлар бик популяр иде. «Яфраклары яшел ак каенның…» бар бит әле. Шуның белән бергә халык егыла-тора Тукай әсәрләрен укый иде. Үзем дә шигырь язып караганым бар, әмма рәсемнәрем күпкә яхшырак чыга дигән фикергә килгән мәлем. Шуңа күрә туган ягым табигатенә дан җырлау максаты белән, 1986 елда «Габдулла Тукай» дигән картина иҗат иттем. Туган як, каеннар һәм кулына китап тоткан Тукай. Ул моңланган да кебек, уйланган да кебек, бәлки инде аның уенда яңа шигырь бөреләнеп киләдер – ничек кенә булмасын, Казанда мине әлеге рәсем авторы буларак беләләр.

– Казанны сагынасызмы?

– Туган шәһәремдә сирәк булам димәс идем. Туганнарым, яшьлек дусларым күп. Җай чыккан саен, кайтып килергә тырышам.

– Бүгенге көндә нинди юнәлештә эшлисез?

– Иҗат кешесе һаман хәрәкәттә була инде. Төгәл генә әйтеп, тумаган атның билен сындырасым килми. Тагын сөйләшербез әле.

– Алайса, иҗат чишмәләрегез саекмасын дип кенә телисе кала. Уңышлар Сезгә!

 

Комментарий язарга


*