ТАТ РУС ENG

Габдулла Тукай премиясе лауреатлары бүләкләнде



 2009 ел өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен быелгы лауреатлар Татарстан өчен иң зур бәйрәм көнендә — 30 августта – Республика көнендә, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кулыннан алды. Кояшлы, аяз көндә Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасы каршында бәйрәм сәхнәсе оештырылган иде. Иртә белән биредә гөрләтеп “Уйнагыз, гармуннар!” халык иҗаты фестивале булды. Төштән соң исә традиция буенча Габдулла Тукай бүләгенең чираттагы ияләрен тәбрикләделәр.

 

 

2009 елның Г.Тукай премиясе лауреатлары, билгеле булганча, 26 апрельдә бөек татар шагыйренең туган көнендә игълан ителгән иде. Быел аңа шагыйрь, “Мәдәни җомга” газеты баш мөхәррире Зиннур Мансуров, рәссам Камил Муллашев һәм ике театр коллективы – “Телсез күке” театраль романы өчен драматург Зөлфәт Хәким, әсәрне Г.Камал театрында куюда катнашкан рәссам Сергей Скоморохов, композитор Рим Хәсәнов, баш рольне уйнаган Рамил Төхфәтуллин һәм Казанның В.Качалов исемендәге Рус Зур драма театрында А.Чеховның “Вишневый сад” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Вишневый сад” спектаклендә уйнаган артистлар Светлана Романова һәм Геннадий Прытков лаек булды.

 

 

Минтимер Шәймиев Г.Тукай премиясе лауреатларына таныклыклар тапшырганчы, шушы бәйрәм көнен бергәләп билгеләп үтәргә дип урамга чыккан барча халыкны Республика көне белән тәбрик итте. “Без җитлеккән, тырыш, укымышлы халык һәм моны без бөтен дөньяга исбат итә алдык. Моннан 19 ел элек республиканың Югары Советында Декларация кабул итеп, башка илләр, халыклар алдында үз хокукларыбызны игълан итеп, өстебезгә зур бурычлар йөкләдек. Вакыт күрсәтте – без үз язмышыбызны хәл итә алырлык көчле халык, үзара дус-тату яши белүче күп милләтле халык. Бүген дә без республикада халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән барлык программаларны тормышка ашырып баруыбыез белән горурлана алабыз”, — диде Минтимер Шәймиев.

 

Иң беренче булып Минтимер Шәймиев кулыннан Тукай премиясе лауреаты таныклыгын һәм күкрәк билгесен шагыйрь Зиннур Мансуров алды. Зиннур әфәнде үзенең иҗатына югары бәя биргән дәүләт җитәкчелегенә һәм татар халкына олы рәхмәтләрен җиткерде. “Тукай дигәч, минем күз алдыма татар, туган тел, дәүләт дигән төшенчәләр килеп баса. Минемчә, һәр чын шагыйрь шушы изге төшенчәләргә хезмәт итәргә тиештер. Шуңа күрә бу премия минем җилкәмә тагын да зур җаваплылык өсти”, — диде Зиннур Мансуров үз чыгышында. Ул шулай ук Татарстанга багышланган шигырен дә укыды.

 

 

Галиәсгар Камал театрында куелган “Телсез күке” спектакле өчен Татарстан Президенты Тукай премиясе лауреаты таныклыкларын бер-бер артлы Зөлфәт Хәким, рәссам Сергей Скоморов, композитор Рим Хәсәнов, актер Рамил Төхфәтуллинга тапшырды. Рамил Төхфәтуллин сүз алып: “Сәнгать кешесе өчен иң югары бүләк ул — Габдулла Тукай премиясе, бу — иң югары дәрәҗә. Театрда исә ул тулы бер коллективның уртак уңышы – режиссерның, рәссамның, композитор, актерларның уртак җиңүе. Яшәсен татар сәнгате, яшәсен татар театры!” – диде танылган актер.

 

Зөлфәт Хәким үз чиратында Г.Тукай премиясе иҗат юлында тагын да тырышыбрак эшләргә этәргеч булуын һәм җаваплылык хисе бирүен ассызыклады. Иҗади хезмәтен дәүләт премиясе дәрәҗәсендә бәяләгәннәре өчен драматург премия комиссиясенә һәм туган татар халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

 

Светлана Романова Г.Тукай премиясен алгач, мәйданга җыелган халык алдында шатлык хисләре белән уртаклашып, Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген!” шигырен русча тәрҗемәдә укыды. Бүләкләү тантанасы Камил Муллашевның “Яшәсен татар халкы – шул вакытта без дә яшәрбез!” дигән ялкынлы сүзләре белән тәмамланды. Соңыннан барлык лауреатлар истәлек өчен Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, шулай ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан мэры Илсур Метшин белән фотосурәткә төште.


Комментарий язарга


*