ТАТ РУС ENG

Габдулла Тукай вафатына 100 ел

 


2013 елның 15 апрелендә Казанда татар шагыйре Габдулла Тукай вафатына 100 ел тулу уңаеннан истәлекле чаралар узачак.
11.00 сәгатьтә татар җәмәгатьчелеге Казанның Габдулла Тукай мәйданында шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр куячак.
11.30 сәгатьтә Театр урамында М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салачаклар.
12.30 сәгатьтә элеккеге Клячкин хастаханәсе (Островский урамындагы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасы) янында искә алу митингы узачак: Габдулла Тукай вафат булган әлеге бинага эленгән барельеф һәм мемориаль тактага чәчәкләр куелачак.
14.00 сәгатьтә Юнысов мәйданында дога кылганнан соң, бу көнне Габдулла Тукайны искә алырга җыелган халык шагыйрь җирләнгән Иске Татар бистәсе зиратына таба юл тотачак.
14.30 сәгатьтә Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр кую планлаштырыла.
16.00 сәгатьтә Габдулла Тукайның Казандагы Әдәби музеенда “Төп нөсхә” көне булачак, музейга килүчеләргә экспозициядә шагыйрьнең әсәрләр җыентыкларының төп нөсхәләре күрсәтеләчәк.  
18.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрьне искә алу кичәсе үтәчәк.
Чараларда Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан һәм республиканың мәдәният, сәнгать әһелләре катнашачак. Тукай клубындагы кичәдә Арча районының Тукай шигырьләрен сәнгатьле укучылар бәйгесендә җиңүче укучылар чыгыш ясаячак.

ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте


Комментарий язарга


*