ТАТ РУС ENG

Габдулла Тукайны искә алу көнендә каберенә чәчәкләр салдылар

Фото: © «Татар-информ», Михаил ЗахаровФото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

15 апрельдә татар җәмәгатьчелеге Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салды. 1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апрельдә) күренекле шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктаган.

«Без Тукайны әсәрләрен укып та, дога кылып та искә алырга тиешбез. Чөнки ул мөселман булган, дин буенча яшәгән һәм безнең догаларыбызга мохтаҗ. Без аңа дога кылып зур бүләк ясаячакбыз», – дип сүзен башлады Нияз хәзрәт Сабиров. Тукай рухына «Фатиха» сүрәсе һәм «Бакарә» сурәсенең ахыргы аятьләре укылгач, татар җәмәгатьчелеге кулларын күтәреп дога кылды.

Тукайны искә алу мәрасиме язучыларның чыгышлары белән дәвам итте.

«Тукай ул – безнең Пушкиныбыз диләр, әмма Пушкин белән чагыштырып булмый Тукайны – алар икесе ике бөеклек. Берсе патшалар белән сугышкан бай нәселдән, аның динен тыймыйлар, аның телен тыймыйлар. Ә Тукай теле тыелган, мәчетләре җимерелгән, фәкыйрьлектә үскән, чирле кеше. Аның 7 еллык иҗаты җылысында коенабыз, ераклашкан саен коеначакбыз, Тукай ул – шәм», – диде халык язучысы Рабит Батулла.

Халык шагыйре Рәдиф Гаташ Тукайның «Васыятем» шигырен искә төшерде. «27 яшенә җитәргә берничә көн калганда вафат булган Тукаебыз 70-80 яшьлек картлар кебек әйтә белгән. Без Тукай васыятьләрен үтик, милләтне аның кебек яратыйк, аның кебек алга бару өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшлик, Тукай васыятьләре белән яшик, дусларым», – дип тәмамлады ул сүзен.

Тукайны искә алу мәрасимендә Тукайның өч – Казандагы, Арча районы Яңа Кырлай авылындагы һәм Уральск шәһәрендәге музейлары җитәкчеләре катнашты.

«Бүген Габдулла Тукай арабыздан киткәнгә 111 ел. Тукай исән чагында да, арабыздан иткәч тә халкыбыз Тукайны олылый. Вафат булгач, аның йөзеннән битлек алына, ядкәрьләре музейларга урнаштырыла, шигырьләре халык теленнән төшми, китаплары кат-кат басыла. Халык музейларга килә», – диде Тукайның Казандагы әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Казанга Тукайның Уральскидагы музее җитәкчесе Марат Баһаветдинов та килгән иде. Ул язучыларны һәм барлык катнашучыларны кунакка чакырды. «Без Тукай истәлекләрен саклыйбыз, килегез, мин сезгә аның кайда үскәнен, кайда укыганын, Камил Мотыйгый белән кайда газеталар чыгарганын күрсәтермен», – диде ул.

Кырлайдагы Тукай музее директоры Алинә Мөхәммәтшина Кырлай музей-комплексында капиталь ремонт эшләре башланып китүен хәбәр итте һәм республика Рәисенә рәхмәтләрен җиткерде. «Бу – шагыйрь мирасын халыкка җиткерү өчен тагын бер мөмкинлек», – диде ул.

Габдулла Тукай кабере янында халык шагыйре Зиннур Мансуров, галим Зөфәр Рәмиев, Тукайны өйрәнеп байтак әсәрләр язган Марат Әмирхан чыгыш ясады.

Бу көнне Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай укулары» фәнни-гамәли конференциясе дә узды.

 

15.04.2024. Рузилә Мөхәммәтова, Tatar-inform.tatar

Комментарий язарга


*