ТАТ РУС ENG

Габдулла Тукайның 123 еллыгына багышланган Шигърият бәйрәме

 


26 апрельдә Казанның Ирек мәйданында Шигърият бәйрәме узачак. Татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле каршында үткәрелүче әлеге бәйрәмне Татарстан җәмәгатьчелеге ел саен көтеп ала. Гадәт буенча, бу көнне татар мәдәнияте, әдәбияты һәм сәнгате үсешенә өлеш керткән затларга республиканың иң дәрәҗәле премиясе – Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге тапшырыла.

 

Быел Шигърият бәйрәмендә Шанхай хезмәттәшлек оешмасына кергән дәүләтләрнең мәдәният министрлары делегациясе дә катнашачак. Габдулла Тукайның тууына 123 ел тулуга багышланган бәйрәм көндезге сәгать 1дә, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары башкаруында “Әллүки” җыры белән ачылачак. Мактаулы кунаклар исә шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр куячак.

Шигьрият бәйрәмендә Равил Фәйзуллин, Газинур Морат, Илсияр Иксанова, Ркаил Зәйдулла, Әхмәт Рәшит, Лилия Газизова, Илдус Гыйләҗев, Равил Бохараев, Эльмира Шәрифуллина, Алексей Остудин, Рәмис Аймәт кебек танылган шагыйрьләр чыгыш ясаячак. Шулай ук алар яшь талантларга — Йолдыз Миңнуллина, Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Эльвира Һадиева, Рифат Сәлахка да сүз бирәчәк.


Комментарий язарга


*