ТАТ РУС ENG

Габдулла Тукайның 127 еллыгына


2013 елның 26 апрелендә татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 127 ел тула. Бу уңайдан Казанда традицион “Шигърият бәйрәме” узачак.
Иң элек иртәнге сәгать 9.00 да шәһәрнең Тукай бакчасында шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы узачак. Бу вакыйгада Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары, танылган язучылар һәм шагыйрьләр катнашачак.
11.00 сәгатьтә Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы Габдулла Тукай һәйкәле каршында “Шигърият бәйрәме” башланачак. Биредә 2013 ел өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәчәкләр. Бәйрәмдә Татарстан һәм Россия шагыйрьләре чыгышлары көтелә, шулай ук мәктәп укучылары арасында уздырылган сәнгатьле уку бәйгесенә нәтиҗә ясалачак. Бу көнне Театр урамында Татарстан язучылары китаплары сатылачак.


Комментарий язарга


*