ТАТ РУС ENG

Газинур Морат: «Тормышка «Тукай иҗаты» дигән лакмус кәгазен куеп карасаң, ул шунда ук реакция бирә»

bez-nazvaniya-1

Тукай бүләгенә ия булу – бер яктан зур дәрәҗә, икенче яктан ул каләм иясенә зур җаваплылык та өсти. Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең 2016 елгы  лауреаты, шагыйрь Газинур Морат белән без ана телебез, әдәбиятыбыз һәм Тукай турында сөйләштек.

— Газинур абый, Тукай премиясе лауреаты булу язучыны ничек үзгәртә? Аның җаваплылыгын үз өстегездә тоя башладыгызмы әле?

— Чыннан да, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бер яктан каләм иясен иҗат итәргә рухландырса, икенче яктан аңа зур җаваплылык өсти. Тукайның үзе алдында, каләмдәшләре алдында, милләте алдында… Син язганнарыңа тагын да кырысрак, тәнкыйдирәк күз белән карый башлыйсың. Җаваплылык хисе әдәп-әхлак кысаларыннан чыккан шырдый-бырдый сүзләр сөйләүдән дә тыелырга мәҗбүр итә торгандыр.

Сәгыйт Рәмиевкә язган бер хатында Тукай: «Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә», – ди. Тукай премиясе иясе булу — ул язучыны Тукайга якынайтып, сәләте кадәренчә дөньяга Тукай күзләре белән карарга этәрә. Каләм иясе, беренче чиратта, үзенең милләте алдында торган көнүзәк мәсьәләләр хакында  язарга, аларны хәл итү юлларын эзләргә тиеш дип уйлыйм мин.

Олуг шагыйребезнең “Сәрләүхәсез” шигырендә “Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел, Һич кайгысыз кеше булса — адәм түгел!” дигән юллар бар.  Бүгенге көндә дә халкыбыз алдында торган көнүзәк проблемалар бихисап. Аның иң беренчесе – тел мәcьәләсе. Ул безнең һәрвакытта да иң авырткан җиребез. Ә әдәбият ана телен яшәтүче саклык банкы кебек, язучылар – аның хезмәткәрләре. Ләкин телебез нык кысыла барган заманда матбугатта калькалаштыру куркыныч дәрәҗәгә җитте. Иң талантлы дигән яшьләребез дә кайвакыт калыплашкан сүзләр кулланып яза. Бу – русча фикерләүдән килә. Нәшриятта, матбугатта озак еллар эшләгән кеше буларак мин моны бик яхшы сизеп, күреп торам. Шуңа күрә каләм иясенең иң төп бурычы — ана теленең бөтен байлыгын үзенең әсәрләрендә файдаланып, Г. Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Ш.Камал, Ә.Еники, А.Гыйләҗев, М.Мәһдиевләр үрнәгендә киләчәк буыннарга тапшырудыр.

Юллар безне Тукайга илтә. Ул якты йолдыз сыман  һәр шагыйрьне ымсындырып тора. Сезнең  өчен Габдулла Тукай кем ул?

— Тукай фаҗигале шартларда иҗат итә, фаҗигале гомер кичерә һәм 27 яше тулыр-тулмас бакыйлыкка күчә. Дөньяда андый шагыйрьләр санаулы гына.

Тукайны аңлар өчен адәм баласының гомере дә җитми торгандыр. Татар кешесе олыгайган саен Тукайга якыная бара кебек. Шагыйрьнең бөеклеге, күрәмсең, шундадыр да! Тукайдан тормышның барлык өлкәләренә дә кагылышлы сорауларга җавап табып була. Чөнки ул дөньяның кая барганын бик яхшы чамалаган. Гәрчә 27 яшькә кадәр генә яшәсә дә, тормышында ниләр генә күрмәгән. Пәйгамбәрләргә хас әүлиялек булган егеттә.

Халкыбызның рухиятен, телен, гомумән, татарны татар итеп яшәтүдә Тукай кадәр зур роль уйнаган каләм әһеле, бәлки, бездә юктыр да.  Ул халыкка иң якын торган шагыйрь булган. Язганнары югары дәрәҗәдә, ләкин халыкчан, бөтен кеше аңларлык телдә. Әгәр әдәбиятта Тукай иҗаты булмаса, без бик нык фәкыйрь булыр идек. Тукай үзеннән соң килгән дәвамчыларын 100 ел буена ризыкландырып тора. Аның иҗаты сәнгатькә, фәнгә дә турыдан-туры йогынты ясап килә. Иң яхшы язучыларыбыз, композиторларыбыз, рәссамнарыбыз, галимнәребез иҗатыннан да Тукай рухы бөркелеп тора.

Без еш кына турысын әйтүдән сагаябыз, куркабыз. Ә менә Тукай цензура көчле булган болгавыр чорда яшәгән, артыннан һәрвакыт шымчылар күзәтеп йөргән. Ләкин шагыйрь әйтәсе килгән барлык фикерләрен дә халкына җиткереп барган. Аның һәрбер сүзе бүгенге көнгә васыять кебек.

Тукайның дөньядан китүенә 103 ел үтте. Ләкин шагыйрьнең иҗаты тагын да  актуальрәк кенә була бара. Тукай заманыннан соң да без рухи өлкәдә әлләни алга китмәгәнбез кебек тоела. Шагыйрьнең әйткән фикерләре лакмус кәгазе кебек. Тормышка “Тукай иҗаты” дигән лакмус кәгазен куеп карасаң, ул шунда ук реакция бирә.

Шигырь язган кеше өчен Тукай көч-дәрт биреп торучы илһам чыганагы. Сез Тукайга кайчан килдегез?

-Мин Тукайны үзем өчен бик соңлап кына ача башладым.  Мәктәптә укыган вакытта еш кына өй эше итеп Тукай шигырьләрен яттан өйрәнергә бирәләр иде. Шигырь ятлау – бала-чага өчен болай да күңелсез шөгыль. Ә Тукай шигырьләрендә кулланыштан төшеп калган сүзләр дә байтак. Шуңадырмы яшь вакытта аның бөеклеген аңлап бетермәгәнмен.

Дингә һәркем төрлечә килә. Бу — кешенең күңел халәте белән бәйле. Тукайга килүне дә дингә килү белән чагыштырыр идем. Мин аның шигырьләренә олыгая барган саен яхшырак төшенә барам. Тукай иҗатын мәктәптә, университетта гына өйрәнеп, аңлап бетерү мөмкин түгел. Моның өчен ул вакыттагы вәзгыятьне, тарихны белү мөһим. Тукайны үзенең даирәсеннән, заманыннан аерып куеп булмый. Аның язганнары шул чор белән бәйләнгән. Ул кемнәр белән бәхәскә кергән, кемнәргә хәерхак булган…

Хәзер Тукайны яхшырак белер өчен мөмкинлекләр күбрәк. 130 еллыгы уңаеннан быел алты томы дөнья күрде. Тукайны әле һич кенә дә ачылып, тәмам өйрәнелеп беткән шәхес дип әйтеп булмый. Шагыйрьнең кайдадыр “качып ята торган” әсәрләре дә булуы мөмкин.

-Сезнең “Тарих безгә сәер сер калдырган” дип исемләнгән шигырегездә шундый юллар бар:

“Татарның да, әйе, язмышлары

Кузлы сагыш белән чигелгән.

Без дә, бәлки, асыл кальбемезгә

Кабат кайтыр өчен сибелгән”.

Бүген халкыбыз асыл калебендә түгелме? Әлеге халәтенә ул кайчан кайтачак? Асыл калебенә кайткач нинди булачак?

Татар халкына дин көчләп кертелмәгән. Ул ислам динен тота башлаганчы да бер Аллага табынган, Тәңречелек динен тоткан.

Мин асыл калебне һич кенә дә дингә генә бәйләп аңлатырга теләмим. Кемдер ураза тотарга, намаз укырга, әмма барыбер имансыз булырга, икенчесе намаз укымыйча, мәчеткә йөрмичә дә Коръәндә язылган кануннарны үтәп яшәргә мөмкин.

Безнең халык чит йогынтыга бик тиз бирешүчән. Бу аның баласына исем кушудан башлап, үз ана телен хөрмәт итмәс дәрәҗәгә җитүеннән дә күренә. Гасырлар дәвамында халкыбызның гореф-гадәтләреннән оялу, алардан качарга тырышу безнең генетик күзәнәкләргә үк сеңдерелгән. Ул, агач корты кебек, кешенең җанын кимерә, иң яхшы сыйфатларын ашый.

Әле Тукай заманында да халыкның төп өлеше асыл калебендә яшәгән. Рус хөкүмәте татарларга белем бирмәскә, татар мәктәпләре ачмаска дигән закон чыгарса да,  ул вакыттагы татар байлары халкыбызны гыйлемле итәргә тырышкан. Алар мәдрәсәләр, мәчетләр ачканнар, муллаларга акча түләгәннәр – милләт алдында җаваплылык тоеп, асыл калебләрендә яшәгәннәр.

Асыл калебкә кайту —  һәр татар кешесенең күңелендә булырга тиеш. Әлбәттә, бүгенге көндә без бик күп нәрсәләрне югалттык. Әмма булган кадәресен саклап калу — асыл калебебезгә кайтуның бердәнбер юлы.

 — Бүгенге көндә ана телебез ни хәлдә?

— Әле татар теленең мондый ук аяныч хәлдә калганы юк иде бугай. Гәрчә югалтуларыбыз күп булса да, ана телендә белем бирүче мәктәпләр гөрләп эшләп торды, аларның саны да күп иде. Ләкин бүгенге көндә 24 сәгать буе татарча аралаша торган авыл баласы  мәҗбүри рәвештә рус телендә иң катлаулы ике имтихан бирергә тиеш: рус теленнән һәм математикадан. Ә бит тормышта  математика бөтен кешегә дә кирәк түгел. Укучы әлеге фәнне белмәсә дә, бөек музыкант, яисә язучы дәрәҗәсенә ирешергә мөмкин. Ләкин ул әлеге имтиханнарны бирмәсә, уку йортына керә алмый.  Бу – чын-чынлап  дискриминация, башка халыкларны санга сукмау галәмәте дип саныйм мин. Әле безгә аның зыяны күп булачак. Киләчәктә татар телендә иҗат итүче шагыйрьләр һәм язучылар булырмы? Татарча тәрбия алмаган, татарча укымаган бала, ана теленең нечкәлекләрен белеп, югары кимәлдә әсәрләр иҗат итә алырмы?

Тел – ул фикерләү рәвеше. Фәннәрнең күбесен рус телендә  уку русча уйлауга да китерә. Яшьләр хәзер матур әдәбият белән дә бигүк дус түгел, информацияне нигездә интернет, телевидение аша гына ала кебек. Өстәвенә  әлеге мәгълүмат чараларының татар телендәгесе бүгенге көндә тулысынча калькалаша бара. Бу бик хәтәр күренеш.

— “Утта янар өчен яралганнар

Бер аңлаша икән, аңлаша.”

Габдулла Тукайга багышланган шигырьдән китерелгән әлеге юллар һәр татар кешесен тирән уйга саладыр. Сез анда Тукайны күбәләк белән чагыштырасыз. Моннан да төгәлрәк чагыштыру була да алмыйдыр, минемчә. Тукай – күбәләк кебек кыска гомерле һәм халкы өчен янар утка кергән шәхес.

— Әлеге шигырь Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыренә аваздаш. Биредә бала ролендә – нәни Апуш үзе.

Күбәләкләр һәрвакыт ут күзенә очып керә. Тукай да татар галәмен кайгыртып, аның өчен җан атып, янар утка барып кергән зат. Шуңа күрә ул тиз янган да, атылган йолдыз кебек бары тик 7 ел иҗат итеп калган. Ләкин үзеннән соң нинди зур мирас калдырган.  Тукай — дөнья халыкларының теләсә кайсы бөек шагыйре белән янәшә куярлык шәхес.

Даһи шагыйрьләрне тәрҗемә итеп булмый дип әйтәләр. Ана теленең бөтен нечкәлекләрен кулланып язган кешенең әсәрләрен тәрҗемә итү, бәлки, чыннан да, кыенрактыр да. Шуңа күрә безнең хәлне белеп бетермәгән халыкларда  Тукайның тәрҗемәләре әлләни соклану уятмаска да мөмкин. Ләкин татарлык ана сөте белән үк кергән,  татар рухын үзенә сеңдергән кешеләргә Тукай тетрәндергеч тәэсир итә. Хәер,  Тукайның бөеклеген, иҗади батырлыгын дөнья да отыры таный бара.

Соңгы елларда Тукайны пропагандалау, аны бүтән халыкларга таныту җәһәтеннән хөкүмәтебез аерата зур эшләр башкарды. Әйтик, Петербургта, Мәскәүдә, Әстерханда, Истанбулда һәм башка шәһәрләрдә олуг шагыйребезнең һәйкәлләрен кую да —  Тукайны киң дөньяга таныта баруның бер үтемле формасы ул.

Комментарий язарга


*