ТАТ РУС ENG

Хәмит Латыйповның «Тукайга багышлау» күргәзмәсе ачылды

Фото: arskmedia.ruФото: arskmedia.ru

Арча районының «Казан арты» музеенда рәссам һәм шагыйрь Хәмит Латыйповның «Тукайга багышлау» исемле күргәзмәсе ачылды, дип хәбәр итә «Арча-информ». Рәссамның милли рух белән сугарылган сынлы сәнгать әсәрләреннән торган күргәзмәсе алдагы ике ай дәвамында эшләячәк.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Хәмит Нәҗип улы Латыйповка 5 мартта 75 яшь тула.

Тумышы белән ул Пермь өлкәсеннән, Башкортстанның Илеш районында үсә. Уфада төзү-һөнәр училищесында, Мәскәү өлкәсенең Загорск районы Богородское авылында «Богородская резьба» дигән махсус курсларда укып, һөнәри осталыгын камилләштерә, Уфа сәнгать училищесында белем ала.

Татарстан Сәнгать фондының Чаллы филиалында – уеп-кисеп ясау рәссамы, Башкортстанның Туймазы шәһәрендә фаянс-фарфор заводы рәссамы булып эшли. Ул Керамика һәм агачтан ясалган сынлы сәнгать әсәрләре авторы. Нәкыш сәнгатендә дә көчен сынап карый: бик күп картиналар иҗат итә. Шулай ук шигырьләр яза. 2000 елда Хәмит Латыйпов Казанның «Туран» сувенирлар җитештерү оешмасы чакыруы белән Казанга килә һәм шул вакыттан Татарстанда яши.

Комментарий язарга


*