ТАТ РУС ENG

“Идеологик көрәш объекты буларак Габдулла Тукай”


2013 елның 12 апрелендә Казандагы Габдулла Тукай Әдәби музеенда немец галиме Михаэль Фридерихның “Идеологик көрәш объекты буларак Габдулла Тукай” исемле монографиясенә багышланган укучылар конференциясе узачак. 

Тюрколог галимнең киң катлам җәмәгатьчелектә төрле фикерләр тудырган, 2011 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән 343 битле әлеге китабында Габдулла Тукайның тормышына, иҗат һәм мирасына үзенчәлекле бәя бирелә: автор шагыйрьнең иҗаты үзе исән чагында һәм үлеменнән соң әдәбият белемендә ничек аңлатылуы, шулай ук төрле сәяси һәм идеологик карашларны алга сөрүчеләр аны ничек файдалануы турында яза.
Конференциядә катнашучылар бу көнне танылган тукайчылар, әдәбият галимнәре, тарихчылар, гомумән, шушы китапка битараф калмаган кешеләр белән очрашачак, фикер алышачак.

 

Г.Тукай әдәби музее

Комментарий язарга


*