ТАТ РУС ENG

Иркутскида татар кинолары күрсәтелә


2013 елның 18-19 май көннәрендә Иркутск шәһәрендә традицион Татарстан нәфис фильмнары күрсәтеләчәк. Татар телендә төшерелгән фильмнар Татар теле көненә — бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлана. Кино йортында узачак әлеге мәдәни чарага Иркутск өлкәсе җитәкчелеге, милли-мәдәни үзәкләр рәисләре, сәнгать һәм кино әһелләре чакырылган. Тамашачылар игътибарына 18 майда режиссерлар Илдар Ягъфәровның “Югалту”, Рамил Төхвәтуллинның — “Зөләйха”, 19 майда Нурания Җамалиның “Өч аяклы ат”, Дамир Барышевның “Минем заманам” исемле фильмнары тәкъдим ителәчәк. Барлык фильмнар рус телендә субтитрлар белән тәэмин ителәчәк.    


Комментарий язарга


*