ТАТ РУС ENG

«Иртә белән кайнамакта бу базар…»

sulajmanova-h-foto

 

(X сыйныфта Г.Тукайның «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» әсәрен өйрәнү)

Ханә СӨЛӘЙМАНОВА,

Казандагы 180 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреаты

 

Максат: сатирик әсәрне аңларга өйрәтү. Г.Тукай сатирасының көчен һәм үзенчәлеген билгели белү; укучыларның фикерләү, анализлау һәм гомумиләштерү күнекмәләрен үстерү; пародия, фельетон төшенчәләре белән танышу; укучыларда Г.Тукай иҗатына ихтирам хисләре тәрбияләү, әхлак тәрбиясе бирү.

Универсаль уку гамәлләре:

          коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

– әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу күнекмәләрен формалаштыру;

– әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;

– коммуникатив мәсьәләгә таянып, фикерне төгәл итеп җиткерү;

          танып белү универсаль уку гамәлләре:

– уку максатын мөстәкыйль билгеләү;

– тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

– сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

– аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу, төп мәгълүматны аеру;

          регулятив универсаль уку гамәлләре:

– уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү;

– эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

– уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

– укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

– укудагы уңышларга,уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Дәрес тибы: яңа теманы өйрәнү, әдәби әсәрне анализлау дәресе.

Жиhазлау: Г.Тукай портреты, дәреслек, Г.Тукай китапларыннан күргәзмә, дәрес презентациясе, компьютер, проектор, экран, карточкалар, альбомнар.

Дәрес барышы

  1. Оештыру-мотивлаштыру

Уңай психологик халәт тудыру.

–  Хәерле көн, укучылар! Дәресне башлыйбыз.

Әдәбият сүзе әдәп сүзеннән алынган. Әдәби әсәрләр сезне гаҗәеп дөньяга алып керер, уйланырга өйрәтер. Үзебезгә юлдаш итеп, Т.Миңнуллинның шушы сүзләрен алыйк: «Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан».

  1. Актуальләштерү

«Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим,

Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем».

Бу шигъри юллар кем иҗатыннан һәм аңардан нәрсә аңлыйбыз?

– Г.Тукай сүзләре. Үз әсәрләрендә гомере буе милләт язмышын кайгырткан татар халкының бөек шагыйре ятимлектә үсә. Балачагын чит-ят гаиләләрдә яшәп үткәрә. Аны асрамага әле бер гаилә, әле икенчесе ала, ул авылдан-авылга күчеп йөри.

(Талгын гына моңсу музыка уйный, экранда рәссам У.Абдулловның «Кечкенә Тукай Печән базарында» дигән картинасы күрсәтелә.)

– Экранга игътибар итик әле. Сез әлеге картинада Г.Тукай тормышының кайсы чорын күрәсез?

– Ямщик белән Казанга килгән вакыты. Алар Печән базарында.

– «Иртә белән кайнамакта бу базар…» дип язган үз шигырендә шактый еллардан соң Г.Тукай Печән базары турында. Бүген без галимнәребез белән симпозиумга җыелдык. Алдагы тәҗрибәгә таянып, сөйләшүебезнең темасын да билгеләп китик инде.

– Г.Тукайның «Печән базары яхут яңа Кисекбаш» әсәре турында сөйләшербез.

III. Уку мәсьәләсен кую

– Әйе, «иртә белән кайнамакта бу базар, кая баксаң, анда тулган сәүдәгәр» дигән юллар безне үткәннәргә – Г.Тукай яшәгән XX йөз башына дәшә. Ул чор хакында ниләр беләбез соң без? Безгә бүген нәрсәләрне ачыкларга кирәк булачак?

– Кем ул Кисекбаш? Аның Печән базары белән нинди уртаклыгы бар? Әлеге әсәре белән автор безгә нәрсәләр әйтергә теләгән? Без шуларны ачыкларга тиеш.

– Дөрес, укучылар. Хәзер, әйдәгез, алдыгызда торган карточкаларда үз-үзегезгә бәя куегыз. Критерийлары шунда бирелгән.

  1. Уку мәсьәләсен чишү

– Г.Тукайның «Печән базары яхут яңа Кисекбаш» әсәре барыгызга да таныш, сез аны укыдыгыз. Иң беренче әсәрнең сюжетын искә төшереп китик әле. (Берничә укучы сөйли.)

– Бүген дәресебез симпозиум рәвешендә үтәчәк. Моның өчен мин сезгә дүрт төркемгә бүленергә тәкъдим итәм: әдәбиятчылар, фольклорчылар, тарихчылар, журналистлар һәм китапханәчеләр. (Балалар төркемнәргә бүлешеп утыра.)

– Хөрмәтле галимнәр! Һәр төркемнең вазифаларын ачыкларга кирәк хәзер. Сезгә дәрес темасы белән бәйле нинди мәсьәләләрне ачыкларга кирәк булачак? (Балаларның фикерләре тыңлана, укытучы гомумиләштерә.)

          – Журналистлар һәм китапханәчеләр, сез биобиблиографик белешмәлекләргә, өстәлләрегездәге өстәмә материалларга нигезләнеп, әсәрнең язылу вакыты, әлеге чор һәм шул чорда язучының иҗади югарылыгы турында сөйләп китәрсез.Экрандагы сүзләрнең мәгънәсен, әсәрнең жанрын ачыкларга кирәк булыр.

            Тарихчылар, Г.Тукайга «Печән базары яхут яңа Кисекбаш» әсәрен язарга нәрсә сәбәпче булган икән? Өстәлләрегездәге өстәмә чыганакларга нигезләнеп, шул юнәлештә фикерләрегезне тупласагыз иде.

Кисекбашның кем икәнен ачыкларга фольклорчы галимнәребез ярдәмгә килер. Сезгә әдәбият белгече Фәрит Яхин хезмәтләре чыганак була ала.

           Әдәбиятчыларыбыз әсәрнең жанр үзенчәлекләрен ачыклар. Сездә төрле әсәрләрне анализлау схемасы бар, шуларга нигезләнеп эшләрсез.

(Укучылар биремнәр язылган карточкалар салынган конвертларны ачалар, әзерләнәләр.)

          – Китапханәчеләр, сезнең җавапларны тыңлап китәбез. Әсәрдә очраган кайбер сүзләрнең мәгънәләрен аңлатырга кирәк. (Укучылар аңлатмалы сүзлеккә нигезләнеп, җавап бирә.)

Яхуд-яхут  яки, яисә дигән мәгънәдә.

Көфер почмагы – гөнаһлылар, Аллага каршы булган кешеләр җыелган урын.

Мөэминнәр – ислам динендәге кешеләр.

Микитин – Никитин.

– Ә хәзер, журналистлар, әйтегез әле, әсәр ничәнче елда язылган?

– 1908 елда.

– Бу чорга нинди вакыйгалар хас?

– 1905 – 1907 елгы беренче рус революциясе бастырылган. Реакция еллары. Халык таркау, берләшә алмый. Татарча газеталар күп басыла. Бу чорда милләтне уяту теләге көчәя.

– Язучының иҗади югарылыгы турында нәрсә әйтә алабыз?

– Г.Тукай бу әсәрен «Ялт-Йолт» дигән сатирик журналда эшләгән вакытында яза. Җитлеккән шагыйрь, тәнкыйтьче.

– Журналистларыбыз, сез әсәрнең жанрын ничек дип атар идегез?

– Габдулла Тукай үзенең поэмасында Печән базарын – конкрет урынны күрсәтә. Ул конкрет вакыт, билгеле төркемнәр һәм кешеләр турында язган. Шуңа күрә бу әсәрне фельетон дияргә мөмкин. Конкрет кешеләрне, ямьсез күренешләрне сатира алымы белән фаш иткән газета-журнал мәкаләләрен фельетон диләр.

– Без поэманы укыганда рәхәтләнеп көлмибез. Ә әсәр язылган вакытта бөтенләй башкача булган. Г.Тукай үз әсәрен яшь тамашачылар театрында беренче тапкыр укый. Шунда булган Ф.Әмирхан соңыннан болай искә ала: «Укыганда халык самими бер көлкегә тотылып, бөтен залны тутырып кул чабалар, һәм укучыны бүлеп, туктап торырга мәҗбүр итәләр иде».

Ул заман кешеләренә поэма аеруча кызык булган, чөнки алар поэманың һәр җөмләсендә диярлек үзләре өчен билгеле булган күренешләрне таныганнар.

Рәхмәт, журналистлар, китапханәчеләргә. (Әлеге төркем үз-үзләренә бәя куя.)

Журналистларыбыз әйтеп киткәнчә, әсәр Габдулла Тукай яшәгән заманда һәркемгә мәгълүм булган Печән базарына багышланган. Нәрсә соң ул Печән базары? Тарихчылар, сүз сезгә бирелә.

– Казандагы Печән базары, Нижгород ярминкәсе кебек үк, товарларның күплеге һәм төрлелеге белән Россиянең күп кенә төбәкләрендә дан тоткан. Монда чит илләрдән дә килеп сәүдә итә торган булганнар. Базар байлыгы – ил байлыгы. Димәк, Тукай яшәгән заманда милләт, артталыгы өчен күпме генә тәнкыйтьләнсә дә, оста һөнәрчеләре, игенчеләре белән мәшһүр булган. Печән базарына татарлар дөнья хәбәрләрен ишетү һәм үзара аралашу өчен дә килгәннәр. Монда алар, уртак фикерле ишләрен җыеп, төркемнәр, партияләр оештырганнар. Бу кешеләр арасында яңалыкка омтылучылар да, дин яклылар, искелекне кулай күрүчеләр дә булган. Монда сату-алу кайный, биредә төрле хәбәрләр ишетергә, бәхәсләрдә катнашырга мөмкин. Шунда ук төрле ямьсезлекләр, эчү-исерү, кыйнашу  күренешләренә тап булу да ерак йөрми. Базарның бер урыны хәтта «көфер почмагы» дип йөртелә. Әлеге почмакта иске карашлы кешеләр, байлар, сәүдәгәрләр алдынгы карашлы кешеләрне, укымышлыларны, европача киенүчеләрне мыскыл итеп калалар, алар турында төрле уйдырмалар сөйлиләр, ягъни бу кешеләргә «көфер» исеме тагып калалар. Шуңа да биредә җыела торган кешеләрне «көфер почмагы» әһелләре дип атаганнар да.

– Тарихчыларыбыз, өстәп китсәгез иде: әсәрдә сүз нинди цирк турында бара?

– Казанда Никитин циркында көн дә көрәшчеләр ярышы уздырганнар. Никитин, башка көрәшчеләр белән сөйләшеп, Карәхмәт исемле татарны һәрвакыт өстен чыгара торган булган. Татар пәһлеванының җиңүен күрү өчен циркка бик күп халык йөргән. Г.Тукай, поэмасында Карәхмәтнең көчсезлеген күрсәтеп, бу ялганны фаш иткән.

– Рәхмәт тарихчыларга. (Әлеге төркем үз-үзенә бәя куя.)

– Г.Тукайга «Печән базары яхут яңа Кисекбаш» әсәрен язарга нәрсә сәбәпче булган? Фольклорчыларны тыңлыйк.

– Поэманың исемен Г.Тукай «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» дип куйган. «Кисекбаш» исемле әсәр XV гасырда ук иҗат ителгән.

– Бу дастанда нәрсә турында сүз бара соң?

– Бер кешенең чибәр хатыны һәм улы була. Көннәрдән бер көнне Дию пәрие бу кешенең, башын гына калдырып, гәүдәсен ашый; улын кабып йота; хатынын, урлап, коега алып төшеп китә. Гәүдәсез калган Баш, ягъни Кисекбаш, Мөхәммәт пәйгамбәр янына килә, үзенең кайгысын сөйләп бирә. Пәйгамбәрнең батыр сугышчысы Гали Дию артыннан китә, бу явыз көчне җиңеп, теге кешенең чибәр хатынын алып кайта. Пәйгамбәр, өшкереп, бу кешенең башын гәүдәсенә ялгый. Шушы хәлләрне күреп, Кисекбаш Аллаһе Тәгаләнең һәм Мөхәммәт пәйгамбәрнең кодрәтенә тагын бер тапкыр инана һәм дингә турылыклы булып яшәргә карар кыла. «Кисекбаш» китабының эчтәлеге шуннан гыйбарәт.

Габдулла Тукай бу сюжеттан аз гына да тайпылмый. Ләкин персонажларын үзгәртә, вакыйгаларны яңа шартларга күчерә. Мәсәлән, дастанда Кисекбаш – изге, диндар кеше. Г.Тукай поэмасында ул – әхлаксыз, мактанчык бай сәүдәгәр. Дастанда Гали Башны изге булганга күтәрә алмый, ә поэмада Габдулла Тукай Башны эче тулы бозыклык булганга авыр итеп сурәтли.

– Рәхмәт, фольклорчылар. (Әлеге төркем үз-үзенә бәя куя.)

Димәк, Г.Тукай поэмасының эчтәлеге дастан эчтәлегенең киресе булып чыга. Әдәбиятчылар, сез нинди аңлатма бирерсез?

– Бер әсәргә ияреп, аның эчтәлеген киресенә әйләндерүгә пародия диләр.

– «Кисекбаш» дастанын белгән шул заман укучысына поэма-пародия кызык булган. Алар, поэманы укыганда, ике әсәрне чагыштырып бара алганнар. Бер әсәрдәге изгелекнең бозыклыкка әйләнүен күреп, Г.Тукайның мещаннарга биргән бәясен күргәннәр.

Әдәбиятчыларыбыз, бу әсәрне без сатирик әсәрләр исәбенә кертә алабызмы? Сатирик әсәрләргә нинди үзенчәлекләр хас?

– Сатирик әсәрләрдә буш, булдыксыз кешеләрнең җитдилеккә дәгъва кылуы турында языла. Поэмада да шундый каршы яклар бар. Буш, надан, бозык кешеләр, ягъни Печән базарындагы итчеләр, тиречеләр, кибетчеләр һәм Кисекбаш. Г.Тукай Кисекбашны әсәрнең исемендә үк Печән базары белән тиңләштереп куя.

Кисекбаш үзен хөрмәтле, изге кешеләрнең берсе итеп исәпли. Хаҗга 99 мәртәбә бардым, көн дә Коръәнне укып чыгам, депутат булып торам, дип мактана. Шул ук вакытта 15 хатын аеручы, ялганчы, эчкече, мактанчык, тәкәббер булуы, һәр яңалыкка каршы чыгуы турында горурланыпсөйли. Әсәрдән өзекләр: «Мин беләм дәгъвасы – бер мең вагон», «Һәр җәдит – кяфер – егерме склад». Сәүдә белән шөгыльләнә, тик намуслы сәүдә итми, һәр сумнан туксан тиенне үз кесәсенә салу җаен таба.Үзен халыкка изге итеп күрсәтә белә.

– Рәхмәт, әдәбиятчылар. (Әлеге төркем үз-үзенә бәя куя.)

Хөрмәтле галимнәребез, һәр төркемнең фикерен тыңладык. Ә хәзер кайбер сорауларга бергәләп ачыклык кертик әле. Димәк, Кисекбаш нинди кеше була инде?

– Мөселман пәрдәсе артына качып, юньсезлек эшләп йөрүче кеше. Андыйлар әсәрдә тагын бар.

– Кисекбашның мактануын тыңлаган халык авызыннан Тукай нәрсә дип әйттерә?

– Аһ, нинди изге Баш!

– Юньсезлек эшләп йөрүче башны изге дип атаган халык үзе нинди соң?

– Габдулла Тукай безгә базар әһелләренең дә, Кисекбашның та бер үк төрле кешеләр булуын күрсәтә. Алар –  наданнар, буш, бозык кешеләр.

– Кисекбаш белән сәүдәгәрләр арасында аерма бармы?

– Җитди аермасы да бар: Кисекбаш баерак, дәрәҗәлерәк.

– Аның каян бай икәнлеген күрәбез?

– Ун ел буена шәһәр Думасында депутат булып торган. Шуңа күрә Кисекбашка базар халкы олылап карый. Кисекбашны күргәч, елаучылар да бар. Мәсәлән, Шәмче Гали, теләнче кызлар, карчыклар, кәләпүшләр, он капчыклары, тиреләр.

– Тукай нигә елаучыларны берәм-берәм саный дип уйлыйсыз?

– Елаучылар арасында кемнәр генә юк. Тик алар арасында бер генә җитди кеше дә юк.

– Шагыйрь базар кешеләрен кәләпүшләр, тиреләр, он капчыклары белән янәшә куя. Автор аларның барысын да Кисекбашны кызгандырып елаттыра. Автор ни өчен шулай эшли икән?

– Шагыйрь шул рәвешле башны кызганучыларны әйберләр белән  тиңләштерә. Базардагы мещаннар да, кәләпүшләр, он капчыклары, тиреләр кебек, җансыз, сатыла торган әйбергә әйләнәләр.

– Җансыз, сатыла торган әйбер, дидек. Нинди кешеләрне шулай атап була?

– Эчтән буш кешеләрне.

– Эчтән буш булсалар да, Тукай персонажлары үзләрен Кисекбаш кебек дингә кирәкле, җәмгыятькә файдалы кешеләр дип исәплиләр, ягъни алар дәрәҗәгә дәгъва кылалар. Нигә шулай дип әйтеп була?

– Җыйнаулашып, Баш язмышын хәл итәргә керешәләр.

– Нәрсәләр тәкъдим итәләр?

– Хәтта, туп аттыруны сорап, патшаның үзенә мөрәҗәгать итмәкче булалар.

– Бу нәрсә турында сөйли?

– Персонажлар үзләренең бәяләрен арттырырга тырышалар.

– Рәхмәт, галимнәребез. (Барысы да үз-үзләренә бәя куялар.)

– Без яңа гына әсәрнең сатирик әсәр икәнлеген дәлилләдек. Алга таба һәр төркем тагын, киңәшләшеп, үз фикерләрен әйтсен әле.

        Әдәбиятчылар, сез әсәрдә автор үз максатына ирешү өчен нинди алымнар кулланганын ачыклыйсыз.

          Журналистлар, китапханәчеләр, сез әсәрдә кулланылган сурәтләү чараларын күрсәтәсез.

         Фольклорчылар, сез әсәргә дастан белән чагыштырып нәтиҗә чыгарырсыз.

         Тарихчылар, сезгә Г.Тукайның әлеге поэмасына төрле чорда бирелгән бәяне, ягъни күренекле кешеләрнең фикерләрен язып алырга кирәк. (Укучылар әзерләнә.)

          – Әдәбиятчылар, сезне тыңлыйбыз.

– Г.Тукай поэмасын язганда сатирага, юморга хас стиль сайлаган. Бер яктан, автор үзе дә базар кешеләре янында тора кебек: аларның бар эшләрен хуплый, куәтли. Мәсәлән, бер урында: «башны күргәч, ихтыярсыз җан ачый», дип яза, үзен дә кайгыручылар рәтенә кертә. Икенче яктан, арттыру алымы кулланып, чиктән тыш арттырып, персонажларга һәм вакыйгаларга үзенең кире бәясен бирә.

– Поэмада чиксез арттырылган урыннар дип кайсы урыннарны әйтеп була?

– Елаучыларның күплеге, нык елаулары, хәтта әйберләр дә елавы. Башның үзе турында сөйләгән урыннары. Трамвай кыска гына араны җиде көн, җиде төн бара һ.б.

– Рәхмәт. Журналистлар, китапханәчеләр, әсәрдә автор нинди сурәтләү чараларын уңышлы кулланган?

– Сынландыру шактый күп очрый. Чынлыкта кәләпүшләр, тиреләр, он капчыклары елый алмый. Бу – әсәрдәге вакыйгаларны күзалларга ярдәм итә.

– Әйе, поэмада җансыз әйберләрнең елавы көлкелекне арттыра. Рәхмәт.

Фольклорчылар, дастан белән поэманы чагыштырганнан соң, сез нинди нәтиҗә ясый аласыз?

– «Иске Кисекбаш» әсәрендә тискәре образ Дию генә. Бүтән бөтен уңай образлар аңа каршы көрәшә. Ә Г.Тукай әсәрендә бер генә уңай образ да юк. Хәтта Диюне җиңгән Карахмәт тә мактанчык, ясалма герой кебек күренә. «Иске Кисекбаш» пәйгамбәрне зурлый, ислам диненә хөрмәт уята. Г.Тукай поэмасында, киресенчә, кайбер дин әһелләре тәнкыйтьләнә. Г.Тукай үз файдаларына хезмәт иттерүчеләрне яратмаган.

           – Тарихчылар, сез Г.Тукайның әлеге поэмасы турында нинди фикерләр тупладыгыз?

– Г.Ибраһимов: «Әсәрне игътибар белән укып чыгучы монда татар дөньясының каралыкларын бик күп очратачактыр», – дигән. Ул бу сүзләре белән әсәрнең чынлыкка туры килүен раслый.

Халык шагыйре С.Хәким: «Тукайның җиде еллык иҗат гомере батырлыктан тора. Иҗатта батырлык!.. Язучының батырлыгы – ул хакыйкатьне курыкмыйча әйтү. Сәнгать дөньясына бер каләм иясенең дә кулы тимәгән көчле сатирик образлар алып кергән Тукай, әгәр «Яңа Кисекбаш» поэмасыннан башка берни язмаса да, үз эшен эшләгән булыр иде.

Монда үз заманының кеме генә юк! Шул катлаулы дөньяны Тукай шөпшә оясын туздырган кебек тузгыта, астын өскә китерә», – дип язган.

(Һәр төркем үз-үзенә бәя куя.)

– Хөрмәтле галимнәребез, симпозиумыбыз ахырына якынлашты. Бергәләп нәтиҗә ясыйк. Автор бу әсәрендә нинди проблема күтәреп чыкты икән?

– Милләтнең эшкә ашмас буш, кысыр хәсрәт артыннан йөрүе; изге саналган образларның тискәре, җитешмәгән якларын ачып салу.

– Әлеге әсәре белән автор нәрсә әйтергә теләгән?

– Шагыйрь татар милләтенең, алга киткән милләт халыклары кебек, үз язмышын үзе хәл итәрлек, дәртле, белемле булуын тели.

– Рәхмәт. (Укучылар үз-үзләренә бәя куя.)

  1. Рефлексия

– Укучылар, дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек? Нәрсә башкардык? Нинди нәтиҗәгә килдек? (Һәр төркемнән укучылар дәрестә өйрәнгәннәр буенча җавап бирә.)

– «Көфер почмагы» кешеләренең иң зур ялгышы нәрсәдә булды инде?

– «Көфер почмагы» кешеләренең иң зур ялгышы – эшкә ашмас буш, кысыр хәсрәт артыннан йөрүләре.

– Әйе, укучылар. Менә ни өчен «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» әсәре укучыларны үз яшәешләренә тәнкыйть белән карарга өйрәтә. Автор нәрсә өчен борчыла?

– Күпләрнең битарафлыгына, горурлыкларын югалтуларына, юк эшне бар итеп йөрүләренә борчыла. Файдалы, кызыклы тормыш белән яшәргә, милләтне алга алып китәрдәй эш белән мавыгырга кирәклеген искәртә.

– Укучылар, дәрестә актив катнашканыгыз өчен рәхмәт. (Актив катнашкан укучылар әйтелә, үзбәя карточкаларына дәрес өчен гомуми билге куела, укучылар үз-үзләренә дәрес өчен бәя бирәләр.)

VII. Өйгә эш

– Г.Тукай иҗатын кабатларга.

– Әсәрдән образларга бәя бирүче цитаталарны язып алырга.

–  «Мин Кисекбашны нинди итеп күз алдына китерәм?» дигән темага иҗади эш язарга.

 

Комментарий язарга


*