ТАТ РУС ENG

“Исемдә калганнар”га – 105 ел

 


2014 елда татар шагыйре Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” повесте язылуына 105 ел тула. Әлеге уңайдан Казанның Г.Тукай әдәби музеенда 29 сентябрьдән 12 ноябрьгә кадәр “Исемдә калганнар”га – 105” дип исемләнгән әдәби чаралар айлыгы уздырылачак.
Үзенең балачак елларын Габдулла Тукай “Исемдә калганнар” автобиографик повестенда ачык гәүдәләндерә. Әсәрне язу сәбәбен шагыйрь болай аңлата: “Бу “Исемдә калганнар”ны язуыма башлыча сәбәп берничә наширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды”. Әсәрнең кереш өлеше 1909 елның 29 сентябрендә язылып тәмамлана, ә 12 ноябрьдә “Исемдә калганнар” исеме белән ул “Үрнәк” матбагасында басылып та чыга. Тышлыкта Тукайның фотосурәте бирелә. Китап 4000 данә тираж белән басыла. Әлеге китап музей экспозициясендә дә саклана.
Тукайның автобиографик әсәренә багышланган әдәби айлык дәвамында музей төрле мәдәни чараларга чакыра. “Исемдә калганнар”ны укыйбыз” дип исемләнгән кичәдә бу әсәрне дүрт телдә – татар, рус, төрек һәм инглиз телләрендә укыячаклар.
Г.Тукайның автобиографик әсәре балалар өчен дә кызыклы, шуңа күрә ул мәктәпләрдә уку программасына кертелгән. Музейда “Исемдә калганнар” дигән дәрес үткәреләчәк.
Әдәби айлык 12 ноябрьдә “Г.Тукайның “Исемдә калганнар” автобиографик повестен өйрәнгәндә музей чараларын куллану” дип исемләнгән «түгәрәк өстәл» белән тәмамланачак. Айлык дәвамында музей чараларында актив катнашучы укучыларны һәм укытучыларны истәлекле бүләкләр көтә.

 

Г.Тукай әдәби музее


Комментарий язарга


*