ТАТ РУС ENG

Истанбулда Тукайга багышланган бәйрәм узды

 


2012 елның 14 апрелендә Төркиянең Истанбул шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулуга багышланган бәйрәм кичәсе узды. Ул Татарстан Республикасының Төркиядәге Вәкиллеге һәм Истанбулның Идел–Урал татарлары мәдәни җәмгыяте тарафыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.
Тантанага Төркиянең төрле шәһәрләреннән татарлар җыелды. Алар алдында Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Россия Федерациясенең Истанбулдагы консул–киңәшчесе Александр Хапилов, Анкара шәһәренең Кечиорен районы мэры, Төрки дөнья муниципалитеты советы рәисе Мостафа Ак сәламләде. 

azatliq.org фотосы

Төркия уку йортларында белем алучы Татарстан студентлары исә Габдулла Тукай шигырьләрен укыды. Шушы көннәрдә Төркиягә гастрольләр белән килгән Татарстанның Түбән Кама дәүләт татар драма театры коллективы да Тукайга багышланган программада чыгыш ясады.


 

Комментарий язарга


*