ТАТ РУС ENG

Истанбулда Тукайга һәйкәл ачылды

 


2012 елның 31 маенда Төркиянең Истанбул шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Әлеге тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы эшлекле һәм иҗади делегациясе катнашты.

Тукайга һәйкәл узган ел шагыйрьнең 125 еллыгы уңаеннан Истанбулның Әюп районында Тукай исеме бирелгән паркта куелды. Ике метр биеклектәге бронза һәйкәлнең авторы – Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Асия Миңнуллина. Ул Тукай сынын утырып торган рәвештә сурәтләгән.

Тантаналы чарага килгән Истанбул мэры Кадир Топбаш үз чыгышында Истанбулны төрле мәдәниятләрне берләштерүче дөнья шәһәре, дип атады. Төрекләргә Габдулла Тукай үз шагыйре кебек кыйммәтле. 2011 елда Төркиядә госманлы шагыйре – Төркия гимны авторы Мәхмәт Акиф Эрсой исеме белән узган, ә Татарстанда, билгеле, үткән ел Габдулла Тукайга багышланды. “Тукай һәм Акиф – төрки дөньяның ике йолдызы, алар халыклар арасында тынычлык, хезмәттәшлек һәм аралашу идеяләрен таныткан”, — диде Кадир Топбаш.

Рөстәм Миңнеханов белән Кадир Топбаш тантаналы рәвештә яңа һәйкәл өстенә ябылган җәймәне ачканнан соң чәчәкләр куйды.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шул ук көнне Рөстәм Миңнеханов Истанбулның “Топкалы” мәдәният паркындагы “Татар йорты”нда татар халкы тарихына багышланган музей экспозициясен ачуда да катнашты.

Төркиядә гомер кичерүче күренекле милләттәшләребезгә Рәхмәт хатлары тапшырды. Кичке сәгатьләрдә исә каланың үзәк мәйданындагы амфитеатрда кунакларны татар милли бәйрәме – Сабан туе сәламләде. Сәхнәдә Татарстанның Дәүләт фольклор ансамбле, “Казан егетләре” төркеме һәм башка бик күп сәнгать әһелләре музыкаль программа тәкъдим итте.

Фото: prav.tatar.ru

 

 

Комментарий язарга


*