ТАТ РУС ENG

«Йолдызлы экскурсия»


2014 елның 17 гыйнварында 14.00 сәгатьтә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда Төркия Республикасының Татарстандагы Генераль консулы Садри Тунч Англы һәм төрек язучысы, тәрҗемәче, Казан федераль университеты мөгаллиме Фатыйх Котлы экскурсия уздыра.

Габдулла Тукай әдәби музеенда даими рәвештә күп төрле мәдәни чаралар – әдәби-музыкаль кичәләр, мәдәният әһелләре белән очрашулар, яңа китаплар белән танышу кичәләре, музей бәйрәмнәре, мастер-класслар узып тора. Музей хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, әлеге экскурсия Тукай музееның яңа проектын – «Йолдызлы экскурсия» циклын дәвам итәчәк. Айга бер тапкыр музейда күренекле шәхесләр – мәдәният һәм сәнгать әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр һәм спортчылар экскурсия үткәрәчәк. 2013 елның декабрендә музейда Төркиянең Татарстандагы Генераль консулы Садри Тунч Англы кунакта булган иде, экпозиция белән танышкач, ул да яңа проектка кушылырга теләк белдерде. «Йолдызлы экскурсовод»ның «йолдызлы» юлдашы да булачак – ул төрек язучысы, тәрҗемәче, Казан федераль университеты укытучысы Фатыйх Котлы.

Тукайның «Печән базары яхуд яңа Кисекбаш» сатирик поэмасының язылу тарихы турында сөйләгәндә, нәкъ менә анда «төрек сулышы» сизелә. Поэмадагы бер геройның прототибы – үз заманында бик билгеле төрек көрәшчесе Кара Әхмәт. Экскурсоводлар аның турында тулы һәм тирән мәгълүмат бирәчәк. Бу мәгълүмат бик тә урынлы – хәзерге вакытта музейда «Печән базары яхуд яңа Кисекбаш» поэмасы язылуга 105 ел тулуга багышланган күргәзмә эшли.

Төркия вәкилләре Тукай иҗатына төрек әдәбиятының йогынтысына һәм төрек мәдәниятендә бөек татар шагыйренең тоткан урынына да тукталачак. Тамашачылар шагыйрь һәм аның замандашлары тормышында Төркия һәм төрек мәдәнияте белән бәйле кызыклы, ләкин аз өйрәнелгән фактлар белән таныштырачак.

«Йолдызлы» экскурсоводлар музейның кайбер экспонатларының тарихын да искә төшерәчәк. Алар Габдулла Тукайның Җаек шәһәрендә яшәгәндә дусты, төрек шәкерте Габделвәли Әмрулла белән төшкән фотосурәтенең дә серен ачып бирәчәк. Шагыйрьнең күренекле замандашлары арасында Г.Исхакый, М.Бигиев, Й.Акчура бар. Тукай бу шәхесләр турында үзенең әсәрләрендә искә ала, шул ук вакытта алар барысы да Төркия белән ничек булса да бәйләнгән. Музейның иң кызыклы экспонатлары арасында Тукай әсәрләренең төрек теленә тәрҗемәләре: аның барча шигырьләрен диярлек төрек теленә Фатма Озкан тәрҗемә иткән.


Комментарий язарга


*