ТАТ РУС ENG

Камил Мотыйгый тууына 130 ел

Татар журналисты, нәшир һәм җырчы
Камил Мотыйгый (1883-1941)
башкаруында «Акчалар» исемле җыр язмасы.
Казанның Габдулла Тукай Әдәби музеенда Камил Мотыйгый тууына 130 ел тулуга багышланган кичәдән (15 март 2013 ел).
 
Камил Мотыйгый Уральск шәһәрендә Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин
гаиләсендә туа. «Мотыйгыя», «Касыймия» мәдрәсәләрендә, Мисырның Әл-Әзһар
мәчете мәдрәсәсендә белем ала. 1905-1907 елларда Уральскида татар
шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) белән «Фикер» газетасын,
«Әлгасрелҗәдит», «Уклар» журналларын нәшер итә, 1907-1909 елларда «Яңа
тормыш» газетасын чыгара. 1909-1917 һәм 1925-1929 елларда концерт
эшчәнлеген алып бара. Гомер юлы аянычлы тәмамлана — 1941 елда үз теләге
белән дөньядан китә.

Комментарий язарга


*