ТАТ РУС ENG

Карелиядә Тукай шигырьләре яңгырады

Фото: muezerkalib.karelia.ruФото: muezerkalib.karelia.ru

Карелия Республикасының Муезерский районы Үзәк китапханәсенең Волома бистәсе китапханәсендә, 4 ноябрь – Россиядә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган кичәдә татар әдәбияты турында сөйләделәр. Китапханәчеләр Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

Бүгенге көндә Карелиядә меңнән артык татар гомер кичерә һәм «Чулпан» татар мәдәнияте җәмгыяте эшләп килә. Татар халкы турында сөйләгәндә, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил кебек күренекле шагыйрьләрне телгә алмый мөмкин түгел – аларның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән.

Волома китапханәсендә үткән кичәдә катнашучылар Тукайның шигырьләре белән танышты, «Су анасы» поэмасын тыңлады. Шулай ук Муса Җәлил шигырьләре дә яңгыратылды. Татарстан Республикасы, татар мәдәнияте турында кызыклы мәгълүматлар тәкъдим ителде. Кичә азагында кунаклар чәй табынында татар халкының чәкчәк һәм өчпочмак кебек милли ризыклары белән сыйланды.

 

01.11.2023. Muezerkalib.karelia.ru

Комментарий язарга


*