ТАТ РУС ENG

Казан Кремлендә Тукай шигырьләре яңгырый

Фото: kazan-kremlin.ruФото: kazan-kremlin.ru

Казан Кремле ишегалдында «Күпкырлы Тукай» шигъри-хореографик перформансы тәкъдим ителә.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, спектакль 29 июньдә 17:00 сәгатьтә башлана. Анда керү – ирекле. Тамашачылар алдында Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт татар яшь тамашачы театры артистлары – Тататарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин, Татарстанның атказанган артисты Альбина Гайнуллина, шулай ук Эльдар Гатауллин, Булат Гатауллин, Гөлназ Галимуллина, Алсу Шакирова һәм Рамил Вафин чыгыш ясаячак. Алар Тукай шигырьләрен укыячак. Әдәби-музыкаль проектның хореографы – Елена Музеева.

Комментарий язарга


*