ТАТ РУС ENG

“Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы”


2014 елның 26 апрелендә – татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көнендә Казанда тантаналы төстә “Казан – төрки дөнья башкаласы” елы ачылачак.
Казан, Астана (Казакстан) белән Искишәһәрдән (Төркия) соң, – “Төрки дөньяның мәдәни башкаласы” исеменә лаек булган өченче кала, мәдәни башкала сайлау турындагы карар Төрки телле дәүләтләр берлегенең 2010 елда Истанбулда уздырылган X саммитында хәл ителгән иде.
2014 елның 21 мартында Искешәһәрдә Казанга төрки дөнья мәдәни башкаласы флагын тапшыру тантанасы булды. Татарстан Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән, “Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасының төп чаралары расланды. Аның кысаларында “Гомуми тел – билге” дип аталган күргәзмә проекты, “Мәшһүр мәгърифәтчеләр Мехмет Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай” һәм ТӨРКСОЙ скульпторлары халыкара симпозиумнары, “Төрки дөньяда күнчелек эше” II фестивале, VII Болгар форумы, “Төрки халыкларның әдәбияты, музыкасы чишмәбашы һәм эволюциясе” темасына халыкара фәнни-гамәли конференция, “Төрки дөнья” музыкаль фестивале булачак. Казанга төрки дөньяның мәдәни башкаласы дәрәҗәсе бирелүгә туры китереп, Казан кремлендәге Татар халкы дәүләтчелеге һәм Татарстан Республикасы тарихы музеенда “Алтын Урданың борынгы ядкарьләре. Онытылган Азак шәһәре” дигән күргәзмә эшләячәк.


Комментарий язарга


*