ТАТ РУС ENG

Казан циркында «Печән базарында» спектакле премьерасы көтелә

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

26 апрельдә Казан циркында «Печән базарында» спектакленең (6+) премьерасы булачак. Бу – Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнгән беренче милли театраль-цирклы спектакль. Аны Казан циркында милли программаларны торгызуда беренче адым дип тә әйтергә мөмкин.

«Печән базарында» милли театраль-цирклы спектакль циркта 26 апрельдән 5 майга кадәр – барлыгы 8 тапкыр күрсәтеләчәк.

«Казан циркы аренасында милли цирклы шоу әзерләнә. Илгиз Зәйниев аның режиссеры булырга ризалашты. Бу аның өчен дә беренче тәҗрибә. Мәдәният министры Ирада Әюпова безнең циркта һәм безнең цирк мәктәбе катнашында милли программа тәкъдим итү бурычын куйды», – диде тамашага багышланган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова.

«Безнең республикада берьюлы 2 мең тамашачыга исәпләнгән татар телле милли программаның соңгы тапкыр кайчан әзерләнгәне булды? Май бәйрәмнәре – циркта иң кассалы көннәр һәм без анда милли программа тәкъдим итәчәкбез», – диде Илгиз Зәйниев.

Спектакльнең сюжеты Габдулла Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасына нигезләнгән. «Бу –  фантазия. Спектакльдә Тукайның төше һәм куркулары сурәтләнә. Зәйтүнә образы да, барлык персонажлар да – Тукайның күзаллауларында», – дип программа турында сөйләде режиссер.

Тукай ролендә ике состав каралган: «Алтын битлек» лауреаты, биюче һәм балетмейстер Нурбәк Батулла һәм Г.Камал театры актеры Артур Шәйдуллин чиратлашып уйнаячак. Зәйтүнә ролендә – Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина.

Театральләштерелгән тамаша цирк номерлары белән аралаштырылган. Спектакльнең цирклы өлеше Казан, Мәскәү һәм Минск цирклары артистларының номерларыннан гыйбарәт. Программада хайваннардан атлар һәм этләр катнаша.

Спектакль татар телендә бара – персонажлар татар телендә сөйләшә, шигырьләр татар телендә яңгырый. Тәрҗемә титрларда бара.

 

17.04.2024. Рузилә Мөхәммәтова, Тatar-inform.tatar

Комментарий язарга


*