ТАТ РУС ENG

Казан циркында «Печән базарында» тамашасы күрсәтелде

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

26 апрель – татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә һәм Татарстанда бу уңайдан үткәрелә торган Туган тел көнендә Казанда «Печән базарында» театраль-цирк тамашасы премьерасы тәкъдим ителде. Әлеге тамаша Казан циркында 8 көн дәвамында күрсәтеләчәк.

Театральләштерелгән цирк программасы Габдулла Тукайның балалар өчен язылган әсәрләренә нигезләнгән. «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән сарык» әкиятләре, «Пар ат», «Күбәләк», «Кызыклы шәкерт» шигырьләре яңача яңгыраш алган.

Габдулла Тукай ролен чиратлашып биюче Нурбәк Батулла белән театр артисты Артур Шәйдуллин башкара. Премьераның беренче көнендә сәхнәгә Нурбәк Батулла чыкты.

Тамашаның сценарий авторы Илгиз Зәйниев сюжетны Тукайның төшенә бәйләгән. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасыннан соң Карәхмәт Тукайга ачулана, курыккан Тукай төшендә циркка эләгә һәм үз геройлары, шулай ук, данлыклы Карәхмәт батыр белән очраша. Сюжет цирк номерлары белән аралаштырылып бара.

Беренче тамашага татар интеллигенциясе вәкилләре – артистлар, язучылар да килгән иде.

 

26.04.2024. Рузилә Мөхәммәтова, Тatar-inform.tatar

Комментарий язарга


*